КӨН СУЛЫШЫ: Шушы көннәрдә “Таң” хуҗалыгы 350 гектар мәйданда кукуруза чәчүне төгәлләп, язгы кампаниянең финиш сызыгын үтә

2020 елның 18 мае, дүшәмбе

Бу көннәрдә “Таң” хуҗалыгы басуларында техника гөрелтесе аеруча дәртле яңгырый, чөнки җәмгыять  2 486 гектар мәйданда язгы культураларны чәчүне төгәлләп, бүгенге көндә кукуруза чәчүне җиңеп килә. Шул рәвешле, таңлылар язгы кыр эшләрен шактый уңышлы башкарып чыгуга ирешә.

Хуҗалык басулары өчен кырлар  патшабикәсе ят культура түгел. Аны игү серләренә төшенеп килә җир уллары. Быел да ул гомуми чәчүлек мәйданының 350 гектарында хакимлек итәчәк. 100 гектары бөртеккә алынса, 250 гектардагы кукуруза силоска алыначак.

Хуҗалыкның баш агрономы Айнур Әюпов билгеләп үткәнчә, “Таң” кукуруза чәчү агрегатын узган ел  алган. Заман техникасының барлык таләпләргә туры килүе эш процессын да сизелерлек җиңеләйтә. Кукурузаның тәүге орлыклары җир куенына кичә иңдерелә башлаган, һава шартлары уңай торганда, ике-өч көндә чәчү төгәлләнәчәк.

“Таң” хуҗалыгының кукуруза чәчү агрегатын  алдынгы механизатор Диларис Мөхәммәтшин иярли. Бөртекләр төшәчәк җирне эшкәртүдә Вячеслав Абышев һәм Раниф Хәсәнов хезмәт куя.

Язгы чәчү кампаниясенең  төрлесен күргән хезмәт алдынгылары беркайчан да  елның елга туры килмәвен искәртәләр. Быелгы яз да искәрмә булмаган.

- 17 апрельдә керешкән идек язгы чәчүгә, барыбер ул шушы вакытка кадәр сузылды. Шактый озынга китеп яуган  яңгырларын да исәпкә алсак, эш фронты ел саен бер срокта башкарыла. 710 гектарны биләгән көзге культураларыбыз кышны исән-сау үткәрде. Быел  660 гектарда бодай, 650 гектарда арпа, 100 гектарда солы, 40 гектарда борчак, 20 гектарда вика культурасы чәчтек. 916 гектарда мал азыгы культураларыбыз бар, - ди Айнур әфәнде,  ашлы басуларга ымлап.

Язгы кампанияне  4 чәчү звеносы белән башкарган хуҗалык.

- Егетләрнең берсенә дә тел-теш тигезерлек түгел, аларның көче салынган бу басу-кырларга. Быкл да сынатмадылар,  хезмәтне күмәк көч белән башкарабыз, - дип, Айнур Әюпов механизатор егетләргә рәхмәт сүзләрен ирештерде.

Басу-кырларда иртә яздан башланган хезмәт исә кара көзгә кадәр дәвам итәчәк. Маңгай тире тамган алтын бөртекләрне амбарларга алып кайтып урнаштырмый торып, тынамы соң ул игенче йөрәге!? Хәзер исә таңлылар Җир-Ана куенына төшкән бөртекләрнең шытымнарын көтә, аларны  тукландыру, чүп үләннәренә һәм корткычларга каршы эшкәртү башланган инде. Шөкер, аягында нык басып торган “Таң” хуҗалыгы ашлама мәсьәләсен дә хәл иткән, ягулык-майлау материаллары буенча да проблема юк.

Тырыш хезмәтнең күркәм нәтиҗәләре дә озак көттермәс, икмәк тәмен,  җир кадерен белгән ил улларын мул уңышы белән бәхилләр Җир-Ана.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International