ЯҢАЛЫКЛАР


27
июнь, 2020 ел
шимбә

Хөрмәтле яшьләребез!

Сезне чын күңелемнән якты һәм шатлыклы бәйрәм – Россиядә Яшьләр көне белән котлыйм!

Сез якты, энергияле, инициативалы һәм талантлы булуыгыз белән аерылып торасыз. Һәр өлкәдә үз эшчәнлегез белән яңалыклар кертәсез, сезнең яңа фикерләр, идеялар тормышны үзгәртә, киләчәк планнарны билгели. Кыю фикерләр  трендлар тудыра һәм яңа мөмкинлекләр ача. Актуаль да алар, заманча да.

Без сезнең янәшәгездә, һәрвакыт ярдәмгә әзер. Тормышта  үзегезне табып, иҗади уңышларга ирешеп, шәхес буларак ачылып, районга,  республикага  хезмәт итүче лидерлар булуыгызны  телим.

Сез - районның иҗтимагый-сәяси тормышында һәрвакыт актив,  хәйрия, патриотик һәм мәдәни проектларда катнашасыз, уңышка ирешәсез. Һәрвакыт белемгә, үсешкә омтылыгыз. Актаныш сезнең өчен  белем алу, эшләү, тормыш итү, гаилә кору, балалар үстерү өчен бар мөмкинлекләрне тудыра, бу эшчәнлегебез киләчәктә дә дәвам итәчәк!

Бәйрәм белән котлап,  барлык уй-хыялларыгызның тормышка ашуын телим. Гомерегезнең иң матур  чорын  истә калырлык күңелле, матур, файдалы үткәрегез. Бер-берегез белән дус булып, ярдәмләшеп, терәк булып яшәгез! Барыгызга да уңышлар, сәламәтлек, күтәренке кәеф, рух ныклыгы телим.

 


26
июнь, 2020 ел
җомга

Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау  өлкәсендә күзәтчелек  итү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча идарәсенең Яр Чаллы шәһәрендәге, Актаныш, Тукай, Мөслим, Минзәлә районнарындагы территориаль бүлеге икмәк-күмәч эшләнмәләренең һәм кондитер продукциясенең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре, яраклылык вакыты буенча 2020 елның 22 июненнән 6 июленә кадәр кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт тарафыннан «Кайнар линия» үткәрелүе турында хәбәр итә. Барлык кызыксындырган сораулар буенча 8 800 555 49 43, (88552) 32-06-07, (885552) 3-09-62, 3-00-26 номерларына шалтыратырга мөмкин.

 

 

Актаныш районында РФ Конституциясенә үзгәрешләр кертү мәсьәләсе буенча тавыш бирүнең беренче көнендә үк участокларга сайлаучыларның 18 проценттан артыгы килде. Хәзер районда 46 сайлау участогы эшли. Актанышлылар җавап бирергә тиешле төп сорау болай яңгырый: "Сез РФ Конституциясенә үзгәрешләр кертүне хуплыйсызмы?"Җавап вариантлары икәү -" әйе "һәм"юк".

РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү өчен участокларның эш графигын бастырабыз. Тулырак мәгълүмат - Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе сайтында https://izbirkom.tatarstan.ru/ .

Татарстан Президентының «Безнең ишегалды» программасы буенча республикада 5 ел эчендә 6775 ишегалды төзекләндереләчәк. Күп кенә ишегалларында инде эшләр башланды – 2020 елда 1000 гә якын ишегалды тәртипкә китереләчәк.


25
июнь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанда 2017 елдан башлап Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә аграрийларны ташламалы кредитлау механизмы гамәлгә ашырыла. Әлеге программа кысаларында авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре түбәнәйтелгән  - 1%тан 5%ка кадәр  ставка буенча кредит алырга мөмкин.

Дәүләт Думасы Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан кертелгән «Россия Федерациясендә мәгариф турында» законга укучыларны тәрбияләү мәсьәләләре буенча кертелгән төзәтмәләрне беренче укылышта кабул итте.

Консультация - Татарстан Республикасы территориясендә метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында кисәтү.

Дәүләт Думасы тарафыннан узган елда РФ Президенты рәислегендә РФ Хәрби-сәнәгать комиссиясе инициативасы белән әзерләнгән закон проектлары каралды һәм беренче укылышта кабул ителде.

Закон проектлары белән РФ Хөкүмәте тарафыннан дәүләт һәм муниципаль заказчылар, шулай ук «юридик затларның аерым төрләре тарафыннан товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алу турында» Федераль законга кагыла торган юридик затлар тарафыннан Евразия икътисадый берлеге әгъзалары булган дәүләтләрдә җитештерелгән товарларның минималь өлешен билгеләү карала. Мондый товарлар, эшләр һәм хезмәтләр исемлеге шулай ук РФ Хөкүмәте тарафыннан раслана.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International