Хөрмәтле яшьләребез!
Сезне чын күңелемнән якты һәм шатлыклы бәйрәм – Россиядә Яшьләр көне белән котлыйм!
Сез якты, энергияле, инициативалы һәм талантлы булуыгыз белән аерылып торасыз. Һәр өлкәдә үз эшчәнлегез белән яңалыклар кертәсез, сезнең яңа фикерләр, идеялар тормышны үзгәртә, киләчәк планнарны билгели. Кыю фикерләр трендлар тудыра һәм яңа мөмкинлекләр ача. Актуаль да алар, заманча да.
Без сезнең янәшәгездә, һәрвакыт ярдәмгә әзер. Тормышта үзегезне табып, иҗади уңышларга ирешеп, шәхес буларак ачылып, районга, республикага хезмәт итүче лидерлар булуыгызны телим.
Сез - районның иҗтимагый-сәяси тормышында һәрвакыт актив, хәйрия, патриотик һәм мәдәни проектларда катнашасыз, уңышка ирешәсез. Һәрвакыт белемгә, үсешкә омтылыгыз. Актаныш сезнең өчен белем алу, эшләү, тормыш итү, гаилә кору, балалар үстерү өчен бар мөмкинлекләрне тудыра, бу эшчәнлегебез киләчәктә дә дәвам итәчәк!
Бәйрәм белән котлап, барлык уй-хыялларыгызның тормышка ашуын телим. Гомерегезнең иң матур чорын истә калырлык күңелле, матур, файдалы үткәрегез. Бер-берегез белән дус булып, ярдәмләшеп, терәк булып яшәгез! Барыгызга да уңышлар, сәламәтлек, күтәренке кәеф, рух ныклыгы телим.