Татарстан Президентының «Безнең ишегалды» программасы буенча республикада 5 ел эчендә 6775 ишегалды төзекләндереләчәк. Күп кенә ишегалларында инде эшләр башланды – 2020 елда 1000 гә якын ишегалды тәртипкә китереләчәк.
Ишегалларын комплекслы төзекләндерүгә түбәндәгеләр керә:
– юлларны һәм тротуарларны ремонтлау
– эскәмияләр һәм чүп савытлары урнаштыру
– ишегалды яктырткычлары элементларын ремонтлау
– балалар өчен уен комплекслары урнаштыру
– каты көнкүреш калдыклары мәйданчыкларын тәртипкә китерү
Үзегезнең ишегалдыгызда барган эшләр турында сөйләгез!
Сайт: dvor.tatar
Кайнар линия: 8 800 27 5 2020
WhatsApp +7 939 302 2020
#НашДворТатарстан