Әлфия Когогина: “Мәгариф турындагы законда балалар һәм яшьләрне тәрбияләү беркетеләчәк”

2020 елның 25 июне, пәнҗешәмбе

Дәүләт Думасы Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан кертелгән «Россия Федерациясендә мәгариф турында» законга укучыларны тәрбияләү мәсьәләләре буенча кертелгән төзәтмәләрне беренче укылышта кабул итте.

Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина: «Закон кабул итү балаларны һәм яшьләрне белем бирү процессының мәҗбүри өлеше буларак тәрбияләүне ныгыта һәм укучыларның рухи, интеллектуаль, әхлакый үсешенә, аларны патриотик тәрбияләү һәм гражданлык активлыгына ярдәм итәчәк», - дип шәрехләде.

Закон проекты «тәрбия» төшенчәсен шәхесне үстерүгә юнәлтелгән эшчәнлек, Россия җәмгыятендә кабул ителгән социомәдәни, рухи-әхлакый кыйммәтләр һәм кеше, гаилә, җәмгыять һәм дәүләт мәнфәгатьләрендә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре һәм нормалары нигезендә укучыларда патриотизм һәм гражданлык хисе, Ватанны саклаучылар истәлегенә, закон һәм хокук тәртибе, хезмәт кешесенә һәм өлкән буынга карата, үзара хөрмәт тәрбияләү кебек төшенчәләрне аныклый.

Шулай ук новелла тәрбия эшен оештыру механизмын билгели, ул белем бирү программаларының состав өлеше булачак, тәрбиянең эш программасын һәм тәрбия эшенең календарь планын эшләүдә катнашу хокукы бирә, балигъ булмаган балаларның ата-аналары киңәшләрен билгели.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International