Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек итү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча идарәсенең Яр Чаллы шәһәрендәге, Актаныш, Тукай, Мөслим, Минзәлә районнарындагы территориаль бүлеге икмәк-күмәч эшләнмәләренең һәм кондитер продукциясенең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре, яраклылык вакыты буенча 2020 елның 22 июненнән 6 июленә кадәр кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт тарафыннан «Кайнар линия» үткәрелүе турында хәбәр итә. Барлык кызыксындырган сораулар буенча 8 800 555 49 43, (88552) 32-06-07, (885552) 3-09-62, 3-00-26 номерларына шалтыратырга мөмкин.