28 июль көнне район Советында узган брифингта Актаныш районында "Мәктәпкә әзерләнергә булыш" хәйрия акциясен оештыру, район мәктәпләренә беренче сыйныфка һәм профиль юнәлешләре буенча югары сыйныфларга укучыларны кабул итү буенча сөйләшү барды.
Актаныш район мәгариф идарәсе җитәкчесе Венера Нәсих кызы Хәева, Актаныш технологик техникум җитәкчесе Ландыш Җәүдәт кызы
Шәмсунова, Актанышның 1 нче мәктәбе директоры Рәйлә Фәтхулла кызы Гыйздәтуллина, Актанышның 2 нче мәктәбе директоры Илшат Рәфит улы Вахитов, Актаныш кадет-интернат мәктәбе директоры Илсур Индус улы Ялалов, Актаныш башлангыч гомуми белем бирүче “Тылсым” мәктәп-балалар бакчасы директоры Резеда Наил кызы Фәйзрахманова уку йортларына балаларны кабул итү тәртипләре, белем бирүдәге төп юнәлешләр белән таныштырдылар.
.png)
2020 елның 15 июленнән соң туган балаларның әти-әниләренә СНИЛС алу өчен документлар белән Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәкми, фонд счет номерын бала әнисенең шәхси кабинетына җибәрә
Татарстан Республикасының Җәмәгать урыннарын үстерү программасы кысаларында Актаныш мәдәният паркы 2017 елның 8 декабрендә төзекләндерүдән соң ачылган иде.
Ленин һәм Мәдәният парклары, бер-берсенең дәвамы буларак, "Архитектур десант" архитекторлар берләшмәсеннән Эдуард Губеев белән Эльвира Рәхмеева эскизлары нигезендә эшләнгән.
Мәдәният паркы Тукай һәйкәле һәм Актанышның сәнгать дөньясында танылган шәхесләре аллеясы белән ачыла.
Парк төрле бәйрәм чаралары, мәдәни кичәләр үткәрү өчен уңайлы эшләнгән. Ял итүчеләр өчен утыргычлар, балалар өчен балалар мәйданчыгы да бар биредә. Парк үзәгендә Россия һәм республика күләмендә танылган атказанган иҗатчыларыбызның исемнәре урын алган.
Кайткан кунакларга районның мәдәни дөньясы белән танышу, экскурсияләр ясау өчен дә Татарстанның иң күркәм мәдәни урыны буларак тәкъдим ителә ул.
Консультация - Татарстан Республикасы территориясендә метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында кисәтү.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы массакүләм мәгълүмат чаралары, журналистлар һәм блогерлар өчен ел саен үткәрелә торган «Минем җирем — Россия»иҗади конкурсын уздыру турында игълан итте. 2014 елда конкурс аша Россия авылын популярлаштыруга һәм аның актуаль проблемаларына игътибарны җәлеп итүгә юнәлдерелгән 15 меңнән артык мәгълүмати проект узды. Аларның йөзләгәне акчалата премияләргә лаек булды.
«Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы» берлеге «Сезнең бизнесыгызга канатлар " дигән яңа конкурс башлану турында хәбәр итә.
Катнашучылар үз проектларын сайтта тапшыралар http://www.tpprt.ru/ . Алга таба проектларны читтән торып сайлап алу кирәк. Эксперт комиссиясе каршында үз проектыңны яклау хәлиткеч этап булачак, 12 җиңүче проект билгеләнәчәк. Конкурсның приз фонды 1 200 000 сум.
Конкурска гаризалар 2020 елның 15 августына кадәр кабул ителә.
Россия Үзәк сайлау комиссиясе сайлау участокларында 10 сентябрьдән 13 сентябрьгә кадәр алдан тавыш бирү тәртибе турында карар кабул итте. Шул рәвешле, сайлауларны оештыру вариантлары буенча фикер алышуларга нокта куйды. Тавыш бирү көн саен булачак һәм ул 3 көн: 11, 12, 13 сентябрьдә дәвам итәчәк.
1 августтан 25 августка кадәр Актанышта республикакүләм традицион “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит” хәйрия акциясе узачак. Ул Хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика советы һәм “Бердәм Россия” бөтенроссия сәяси партиясе Татарстан төбәк бүлеге инициативасы буенча үткәрелә.
Актаныш районында 2020-2021 уку елына беренче сыйныфка 323 укучы бара. Хәйрия акциясендә аз керемле, күп балалы гаиләдән һәм тормышның авыр шартларына юлыккан гаиләләрдән булган балаларга ярдәм күрсәтеләчәк. Шулай ук өлкәнрәк балалар да ярдәмсез калмаячак.
Актаныш муниципаль районында яшәүчеләр, шәхси эшмәкәрләр, оешмаларны район укучыларын мәктәп кирәк-яраклары белән тәэмин итүдән читтә калмаска һәм бу изге эштә катнашырга чакырабыз.
Узган ел акция барышында 325 мең сум акча җыелган.
Консультация - Татарстан Республикасы территориясендә метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында кисәтү
Хөрмәтле гражданнар!Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча түбәндәгеләр керде:
Консультация - метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында кисәтү
18 сәгатьтән 26 июльгә кадәр 18 сәгатькә кадәр. 2020 елның 27 июлендә
26 июль кичендә, 2020 елның 27 июлендә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә секундына 15-20 метрга кадәр тизлектә җил көчәюе, 26 июль кичендә урыны белән көчле яңгыр булуы көтелә.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:
Җил көчәйгәндә:
1. Биналардан чыгуны чикләргә. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.
2. Әгәр көчле җил сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яисә биналарның подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йортларның стеналары янында качып торырга кирәкми, чөнки түбәдән шиферның һәм башка түбә ябу материалларның төшүе мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.
3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк.
4. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый - җил өзгән ботаклар зур куркыныч тудыра.
5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
6. Өске катларның тәрәзәләреннән төшкән ватык пыялалар, шулай ук түбә элементлары куркыныч тудыра. Төзелеп килүче яки ремонтлана торган биналар янында мондый куркыныч арта.
7. Йортларның барлык тәрәзәләрен дә тыгыз итеп ябарга, балконнардан тышка коелырга мөмкин булган предметларны алып куярга кирәк.
8. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.
Яшен вакытында:
Әгәр дә сез, велосипедта яки мотоциклда икән, яшен яшенләгәндә, хәрәкәт итүдән туктагыз һәм үз транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта яшен туктаганын көтегез. Автомобильдә йөрүне дә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника да эштән чыгарга мөмкин. Туктарга, машина тәрәзәләрен ябарга һәм яшен киткәнен көтәргә кирәк.
Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтта) ятып торырга киңәш ителә. Сезнең янда елгалар, күлләр яки буалар булмасын иде, чөнки су - яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала.
Машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте вакытында игътибарлы булырга.
Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда аеруча сак булырга кирәк.
Ерак араларга барудан баш тартыгыз.
Җәяүлеләргә киңәш ителә:
1. Урамнар һәм юллар аркылы чыкканда игътибарлы булырга;
2. Урамны җәяүлеләр өчен билгеләнгән урында гына кисәргә;
3. Машиналар йөрү өлеше өчен, мөмкин булганча, җир өсте яки җир асты җәяүлеләр кичүләре генә файдаланырга кирәк;
4. Хәрәкәт итүче транспорт алдыннан трассаны узмаска;
5. Транспорт агымын каршы яклап кына хәрәкәт итәргә;
6. Югары күрүчәнлек жилетын кулланырга яки кием-салымга яктылыкны кире кайтаручы элементларны беркетергә.
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.
Метеорологик күренешләр интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
Татарстан Республикасы территориясендә 25 июль кичендә, төнлә һәм 26 июлендә көндез урыны белән кыска вакытлы яшенле яңгыр көтелә. Көчле җил, тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр.