ТАРИХИ-ИСТӘЛЕКЛЕ УРЫННАРЫБЫЗ: АКТАНЫШ МӘДӘНИЯТ ПАРКЫ

2020 елның 27 июле, дүшәмбе

Татарстан Республикасының Җәмәгать урыннарын үстерү программасы кысаларында Актаныш мәдәният паркы 2017 елның 8 декабрендә төзекләндерүдән соң ачылган иде.

Ленин һәм Мәдәният парклары, бер-берсенең дәвамы буларак, "Архитектур десант"  архитекторлар берләшмәсеннән Эдуард Губеев белән Эльвира Рәхмеева эскизлары нигезендә эшләнгән.

Мәдәният паркы Тукай һәйкәле һәм Актанышның сәнгать дөньясында танылган шәхесләре аллеясы белән ачыла.

Парк төрле бәйрәм чаралары, мәдәни кичәләр үткәрү өчен уңайлы эшләнгән. Ял итүчеләр өчен утыргычлар, балалар өчен балалар мәйданчыгы да бар биредә. Парк үзәгендә Россия һәм республика күләмендә танылган атказанган иҗатчыларыбызның исемнәре урын алган.

Кайткан кунакларга районның мәдәни дөньясы белән танышу, экскурсияләр ясау өчен дә Татарстанның иң күркәм мәдәни урыны буларак тәкъдим ителә ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International