28 июль көнне район Советында узган брифингта Актаныш районында "Мәктәпкә әзерләнергә булыш" хәйрия акциясен оештыру, район мәктәпләренә беренче сыйныфка һәм профиль юнәлешләре буенча югары сыйныфларга укучыларны кабул итү буенча сөйләшү барды.
.png)
Актаныш район мәгариф идарәсе җитәкчесе Венера Нәсих кызы Хәева, Актаныш технологик техникум җитәкчесе Ландыш Җәүдәт кызы
Шәмсунова, Актанышның 1 нче мәктәбе директоры Рәйлә Фәтхулла кызы Гыйздәтуллина,
.png)
Актанышның 2 нче мәктәбе директоры Илшат Рәфит улы Вахитов,
.png)
Актаныш кадет-интернат мәктәбе директоры Илсур Индус улы Ялалов,
.png)
Актаныш башлангыч гомуми белем бирүче “Тылсым” мәктәп-балалар бакчасы директоры Резеда Наил кызы Фәйзрахманова уку йортларына балаларны кабул итү тәртипләре, белем бирүдәге төп юнәлешләр белән таныштырдылар.
1 августтан 25 августка кадәр республикада һәм Актанышта республикакүләм традицион “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит” хәйрия акциясе старт ала.
"Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!" акциясе республикада 2007 елда ук старт алган иде.
Актаныш районында 2020-2021 уку елына беренче сыйныфка 323 укучы бара. Хәйрия акциясендә аз керемле, күп балалы гаиләдән һәм тормышның авыр шартларына юлыккан гаиләләрдән булган балаларга ярдәм күрсәтеләчәк. Шулай ук өлкәнрәк балалар да ярдәмсез калмаячак.
Актаныш муниципаль районында яшәүчеләр, шәхси эшмәкәрләр, оешмаларны район укучыларын мәктәп кирәк-яраклары белән тәэмин итүдән читтә калмаска һәм бу изге эштә катнашырга чакырабыз.
Узган ел акция барышында 325 мең сум акча җыелган.
Актаныш башлангыч мәктәбенә беренче сыйныфка 2020-2021 уку елында 26 бала укырга барачак. Урыннар тулы, гаризалар кабул итү тәмамланган.
Актанышның 1 нче мәктәбенә беренче сыйныфка – 71, Актанышның 2 нче мәктәбенә 87 гариза кабул ителгән, гаризалар кабул итү дәвам итә. Ике мәктәптә дә профиль юнәлешләр буенча кабул итүләр бара. Беренче мәктәп -технологик, икенче мәктәп табигый-фәнни профиль буенча унынчы сыйныфка укучылар кабул итә. Технологик профиль буенча – 25, табигый-фәнни профиль буенча 20 бала мәктәпләргә гариза биргән.
Кадет интернат мәктәбе уку елына балаларны мәктәпкә кабул итү нигезләмәсендә каралган тәртипләр буенча кабул итә. Балалар математикадан, рус теленнән имтихан бирәләр һәм психологик тест үтәләр. Нәтиҗәләр көнендә үк билгеле була. Кабул итү ике этапта үткәрелә. Беренче этап 2 июльдә булган. Икенче этап 4 август көнне булачак. Бишенче сыйныфка укырга теләк белдергән укучылардан кергән 30 гаризаның 17се уңай хәл ителгән. Кабул итү дәвам итә. 7-8 сыйныфларга да кабул итү бара.