Актанышта “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит” хәйрия акциясе старт ала

2020 елның 27 июле, дүшәмбе

1 августтан 25 августка кадәр Актанышта республикакүләм традицион “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит” хәйрия акциясе узачак. Ул Хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика советы һәм “Бердәм Россия” бөтенроссия сәяси партиясе Татарстан төбәк бүлеге инициативасы буенча үткәрелә.

Актаныш районында 2020-2021 уку елына беренче сыйныфка  323 укучы бара. Хәйрия акциясендә   аз керемле, күп балалы гаиләдән һәм тормышның авыр шартларына юлыккан гаиләләрдән булган балаларга ярдәм күрсәтеләчәк. Шулай ук өлкәнрәк балалар да ярдәмсез калмаячак.

Актаныш муниципаль районында яшәүчеләр, шәхси эшмәкәрләр, оешмаларны район укучыларын мәктәп кирәк-яраклары белән тәэмин итүдән читтә калмаска һәм бу изге эштә катнашырга чакырабыз.

Узган ел акция барышында 325 мең сум акча җыелган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International