Халык алдында кадастр картасы күчемсез милек объектларының кадастр бәясе турындагы мәгълүматларның исемлеген киңәйтә, аларны онлайн-режимда бушлай алырга мөмкин. Хәзер кадастр бәясе күләменнән тыш, объект карточкасында күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестры (ЕГРН) кадастр бәясен билгеләү, раслау, бердәм дәүләт реестрына кертү һәм кадастр бәясен куллану даталары турында һәркем өчен мөмкин булган мәгълүматлар тәкъдим ителгән. Федераль кадастр палатасы кадастр бәясе турындагы мәгълүматларның нинди очракларда кирәк булуы турында сөйләде.
Этил спирты, алкогольле продукция җитештерүне, аның әйләнешен һәм сыйфатын дәүләт контролендә тотуны тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасының Дәүләт инспекциясе, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге кулланучылар хокукларын яклау темасын иң яхшы яктырту буенча республика конкурсы оештыра.
Бердәм салым түләвен «Салымнар, физик затларның иминият взносларын түләү» сервисларыннан файдаланып, яки салым түләүченең шәхси кабинеты аша «Аванс янчыкларын тулыландыру» опциясеннән файдаланып күчерергә мөмкин. Түләү процедурасы бик гади: фамилияне, ИННны һәм түләү суммасын күрсәтү дә җитә.
«Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе " ФДБУ»
“Актаныш юллары” оешмасы өчен дә бу көннәр урак өстенә тиң. Мастер Рифат Ялалов җитәкчелегендәге дүрт кешелек бригада берьюлы Актанышның өч урамында юллар төзи. 57 бистәдәге Риза Ишморат урамына 515 метр асфальт түшәп чыктылар. Яңгырлы көннәрдә, җәен, язын-көзен пычрак-сазлы урамнан йөргән яшәүчеләр хәзер өйләреннән түфли киеп кенә чыгып китә, машиналарны да этеп чыгарасы юк- җәй башында ук әлеге юлга нигез салып куелды, юл төзүчеләр барлык таләпләрне үтәп, нигез өстенә таш, аның өстеннән асфальт җәяләр. Риза Ишморат урамына асфальт җәю “Юл фонды” аша башкарылды.
.jpg)
Яңа Әлем авылында яшәүче Равилә Хәмидуллина бүген “Ярдәм янәшә” хәрәкәте аша тагын бер тартма азык-төлек җыелмасы алды. Бусында биш бала тәрбияләүче буларак әлеге ярдәмне кабул итте күп балалы ана. Равиләнең Татарстан Президенты тәкъдиме белән оештырылган “Ярдәм янәшә” хәрәкәтенә рәхмәте чиксез. Чөнки нәкъ менә шушы хәрәкәт аша Хәмидуллиннар гаиләсенә дүрт тапкыр өчәр җыелма, барысы 12 азык-төлек тартмасы тапшырылган. Равиләнең өч баласы мәктәп укучылары, икесе балалар бакчасында тәрбияләнә.
- Пандемия вакытында өч балам да дистанцион укыды, хәзер каникул вакытында өйдә генә торалар, зарыгып мәктәптә укулар башланганын көтәләр,- ди Равилә,- өйдә торган вакытта азык-төлек җыелмасы китергәч, бик сөендек. Тартманың эчендә нәрсә генә юк- барысы да көндәлек кулланылышта нык кирәкле әйберләр. Тагын бер тапкыр рәхмәт әйтәм шушы акцияне оештыручыларга!
Дәүләт Думасы контроль-күзәтчелек эшчәнлеген реформалау турында законнарны өченче укылышта кабул итте.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының "Югары әзерлек режимын кертү чорында булган мәдәни-массакүләм чараларга билетлар бәясен каплау тәртибе һәм сроклары турында.
Өлешләп төзүдә катнашу килешүе төзү.
Килешү язма рәвештә төзелә һәм дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Идарәсендә дәүләт теркәве узарга тиеш.
"Күчемсез милекне дәүләт теркәвенә алу турында" 13.07.2015 ел, № 218-ФЗ Федераль законның 48 статьясы нигезендә, өлешләп төзүдә катнашу шартнамәсен дәүләт теркәвенә алу шартнамә якларының (төзүче, өлешләп төзүдә катнашучы) гаризасы нигезендә гамәлгә ашырыла.
Өлешләп төзүдә катнашу шартнамәсе (аны үзгәртү, өзү, әлеге килешү буенча таләпләрнең хокукларын бирү турында) турындагы язма күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрына кертелә.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсендә Татарстанның Кадастр инженерлары өчен "Кайнар линия" үткәрелде. Сорауларга Татарстан Росреестры, ТР Кадастр палатасы һәм «Идел буе кадастр инженерлары ассоциациясе " СРО экспертлары җавап бирде.