ЯҢАЛЫКЛАР


12
август, 2020 ел
чәршәмбе

ТАССРның 100 еллыгы Актаныш өчен икеләтә истәлекле. Район төзелүгә – 90, Актаныш үзәгенә 310 ел тулу юбилей даталары белән аеруча да тәэсирле ул безнең өчен. Актанышта район Советының чираттагы утырышы нәкъ ТАССРның 100 еллыгына багышланды.  

12 август көнне Актанышта ТАССРның 100 еллыгына багышланган район Советының өченче чакырылыш 47 нче утырышы үтте.

Консультация - Татарстан Республикасы территориясендә метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында кисәтү

Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча түбәндәгеләр керде:

Консультация - метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында кисәтү

08 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр. 2020 елның 13 августы

2020 елның 13 августында Татарстан территориясендә урыны белән көчле яңгыр, кыска вакытлы җилле яңгырлар көтелә, секундына 15-18 метрга кадәр

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:

Җил көчәйгәндә:

1. Биналардан чыгуны чикләргә. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.

2. Әгәр көчле җил сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яисә биналарның подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йортларның стеналары янында качып торырга кирәкми, чөнки түбәдән шиферның һәм башка түбә ябу материалларның төшүе мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.

3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк.

4. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый - җил өзгән ботаклар зур куркыныч тудыра.  

5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.

6. Өске катларның тәрәзәләреннән төшкән ватык пыялалар, шулай ук түбә элементлары куркыныч тудыра. Төзелеп килүче яки ремонтлана торган биналар янында мондый куркыныч арта.

7. Йортларның барлык тәрәзәләрен дә тыгыз итеп ябарга, балконнардан тышка коелырга мөмкин булган предметларны алып куярга кирәк.

8. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.

Яшен вакытында:

Әгәр дә сез, велосипедта яки мотоциклда икән, яшен яшенләгәндә, хәрәкәт итүдән туктагыз һәм үз транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта яшен туктаганын көтегез. Автомобильдә йөрүне дә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника да эштән чыгарга мөмкин. Туктарга, машина тәрәзәләрен ябарга һәм яшен киткәнен көтәргә кирәк.

Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтта) ятып торырга киңәш ителә. Сезнең янда елгалар, күлләр яки буалар булмасын иде, чөнки су - яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала.

Машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте вакытында игътибарлы булырга.

Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда аеруча сак булырга кирәк.

Ерак араларга барудан баш тартыгыз.

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.


11
август, 2020 ел
сишәмбе

ФДБУ«Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе»

ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов : АКТАНЫШ ЗАМАННАН ҺӘМ ВАКЫТТАН АЛДА БАРА

ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов : АКТАНЫШ ЗАМАННАН ҺӘМ ВАКЫТТАН АЛДА БАРА

Бүгенге сишәмбе брифингы "COVID-19 шартларында халык сәламәтлеген кайгырту, дәвалау учрежденияләрендә планлы эш режимын кайтару" дигән теманы ачыклауга багышланды.

Брифингны район Советының массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Ләйсән Тимерова алып барды.

Карбыз яратудан туктамадыгызмы әле? Карбыз куллану аркасында килеп чыккан күңелсезлекләргә юл куймас өчен, белгечләр киңәшенә колак салыгыз.

«Алтын каләм — Золотое перо» XXV республика балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестивале 2020 елның 11-15 августында  «Идел» яшьләр үзәге базасында узачак.

Фестиваль кысаларында катнашучылар медиасфераның профессионаллары белән эшләү, үз газетасын яки телепрограммасын булдыру, уйланылган концепция белән шәхси блогны эшләтеп җибәрү, шулай ук төп бүләк — КФУның журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбендә белем алу өчен көрәшәчәк.

Быел фестиваль программасы кайбер үзгәрешләр кичерде — ике яңа юнәлеш өстәлде. Бу SMM һәм "Видеоблогинг" - социаль челтәрләрдә аккаунтларны алга этәрү белән шөгыльләнүчеләр өчен.

 

2019 елның март аеннан Актаныш районы халкы Әлмәткә йөрүче автобус маршруты сораган иде. Ниһаять, бу атнаның җомга көненнән Актаныш – Мөслим – Әлмәт маршруты халыкка хезмәт күрсәтә башлаячак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International