КӨНҮЗӘК ТЕМА: Актанышта район Советының чираттагы утырышы ТАССРның 100 еллыгына багышланды

2020 елның 12 августы, чәршәмбе

ТАССРның 100 еллыгы Актаныш өчен аеруча да истәлекле. Район төзелүгә – 90, Актаныш үзәгенә 310 ел тулу юбилей даталары белән аеруча да тәэсирле ул актанышлылар өчен.

Утырыш эшендә мәртәбәле кунаклар - алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Хабибуллин Альберт Галимҗан улы, алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Хамаев Азат Кыям улы, Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты рәисе Габдрахманова Гөлнара Зәкәрия кызы катнашты.

Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов, иң элек,   ТАССРның төзелүенә 100 ел тулуга багышланган күргәзмәлек белән танышты.

ТАССР төзелүнең 100 еллыгы – татар халкы һәм бөтен төбәк тарихында мөһим чор. 1920 елның 25 июнендә хакимият Казанда Ленин Декреты буенча төзелгән татар автономиясенең Вакытлы революция комитетына тапшырылган. Нәкъ менә шул көннән башлап, безнең районның тарихи мәгълүматлары да күргәзмәлектә тупланган.

Республиканы торгызу процессы, шул чор кешеләре, тарихи вакыйгалар һәм документлар Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты рәисе Габдрахманова Гөлнара Зәкәрия кызы чыгышында һәм презентациядә яктыртылды. Актаныш турында әзерләнгән тарихи фильмны да утырышта катнашучылар бер сулыш белән кабул итте. Актаныш игенчесе исемен Актаныш МТСы ның 30 нчы елларда Россиядә беренче булып Ленин ордены алуы да раслый. Юбилей елында да, ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан,  Актаныш хуҗалыкларының тәҗрибә басуларында быел гектарыннан 100 центнер уңыш үстерелде.

Актаныш – үз тарихын белүче, милли гореф-гадәтләрен саклаучы, сәнгатен, мәдәниятен, үзенең халкын данлаучы район. Юбилей датасына багышланган район Советы сессиясе утырышында да районның аксакалларына зур хөрмәт күрсәтелде. Татарстан Республикасының социаль –икьтисадый потенциалын ныгытуга, мәдәни –рухи мирасны саклап калуга һәм баетуга зур өлеш кертүләре, һөнәри  һәм иҗтимагый эшчәнлектә югары казанышларга ирешүләре өчен  аларга “Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел” почет билгесе тапшырылды. Чорлар дәвамында Актаныш районы үсеше-тарихи ядькәрләр белән  язучы, тарихчы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Йосыф Әхтәм улы Хуҗин, ТАССР чорында КПСС райкомы эшчәнлеге һәм аның идеологиясе белән Актаныш районы ветераннар оешмасы җитәкчесе, озак еллар КПССның Актаныш райкомында хезмәт куйган  Нурулла Нурлыев, район мәгарифе үсеше белән Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, мәгариф ветераны Рузил Исламов таныштырды.

Район Сессиясендә «Актаныш районының мактаулы гражданины» исемен бирү турында да тәкъдимнәр керде. Актаныш районы “Нигез”  хуҗалыгы җитәкчесе Дамир Әмин улы Җәлиловка һәм Чаллы шәһәре "Ресурс-Холдинг" җәмгыяте җитәкчесе Альберт Фандусович Мустафинга «Актаныш районының мактаулы гражданины» исемен бирүне депутатлар бертавыштан хуплады.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International