БРИФИНГТА: Авыл җирлекләрендә юлларны, йортлар, оешма-предприятие тирәләрен, түбәләрне кардан чистарту, куелган таләпләр(+ВИДЕО)
2021 елның 19 февралендә 14.00-16.00 сәгатьләрдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс урамы, 61 нче йорт) Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы буенча Суд приставлары федераль хезмәте җитәкчесе гражданнарны кабул итә.
Татарстан Республикасы халкын элмә такталарда, мәгълүмат такталарында, топографик билгеләмәләрдә, юл күрсәткечләрендә һәм татар телендә торак йортларның аншлагларында хаталарны ачыклауга җәлеп итү буенча конкурс үткәрелә. Нигезләмә белән тулырак рус вариантында таныша.
Бүген, 10 февраль көнне, район мәдәният йортында балалар бакчалары коллективлары арасында "Йолдызлык- 2021" фестиваленең сайлап алу туры үтә.
.jpg)
Безнең һәркайсыбыз көн саен товарлар, хезмәтләр, эшләр кулланучыга әверелә. Кулланучы еш очрый торган хокук бозуларның берсе – товарның күрсәтелгән бәясе белән чектагы бәя арасындагы аерма. Мондый хокук бозу сатып алучылар күп булган эре кибет һәм супермаркетларда еш күзәтелә. «Бу очракта безнең нинди хокукыбыз бар?» - бу сорау кибетлэрдэ профилактик чара үткәрү барышында кулланучыларны аеруча кызыксындырды. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре кулланучыларга һәм кибет хезмәткәрләренә бу уңайдан җентекле аңлатма бирде.
9 нчы февраль көнне Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбленең, дәүләт дәрәҗәсенә күтәрелгәч, 8 нче сезон концерты узды.
«Агыйдел» - Актаныш районының горурлыгы, бренды. Иҗат коллективы 1966-2012 нче елларда халык ансамбле исемен йөртте, ә 2012 нче елда Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттаховның инициативасы һәм ярдәме белән дәүләт ансамбле статусын алды. Энгель Нәвап улының сәнгатькә, мәдәнияткә хәерхахлы мөнәсәбәте дәүләт дәрәҗәсенә күтәрелгән коллективны яңача эшләргә, яңача иҗат итәргә рухландырды. Кичәге “Агыйдел” ансамбле чыгышын караган күренекле якташларыбыз тамашадан соң олы рәхмәтләрен иң беренче чиратта район башлыгы Энгель Фәттаховка юллады.
"Татар-информ" агентлыгы: «Агыйдел» ансамбле концертыннан фоторепортаж
Хөрмәтле милләттәшләр!
"Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию ансамбле Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган өр-яңа концерт программасын бүген Казан шәһәрендә тәкъдим итә.
"ТАТАР-ИНФОРМ" мәгълүмат агентлыгы ярдәмендә КАЗАН ШӘҺӘРЕНДӘ ГАБДУЛЛА ТУКАЙ ИСЕМЕНДӘГЕ ТАТАР ДӘҮЛӘТ ФИЛАРМОНИЯСЕ - 18.30 сәгатьтә башланачак концертны бүген бар татар дөньясы интернет челтәре аша сайттан туры эфирда карый ала.
Рәхим итегез, милләттәшләр, ерактагы якын якташлар, замандашлар!
Баулы шәһәрендә «Кама аръягы Гран-При» шахмат турнирлары сериясенең беренче этабы - классик шахмат буенча «Баулы» төбәк турниры узды. Ярышта Татарстан һәм Башкортстан районнарыннан 116 шахматчы катнашты.
Кызлар арасында узган турнирда үз яшьтәшләре арасында Актаныштан Раяна Латыпова, Зөләйха Рахманова – беренче, Рузилә Нәбиева – икенче, Валерия Сәлахова өченче урында. Егетләр арасында үз яшьтәшләре арасында Данияр Латыпов – беренче, Ранил Ибраһимов, Самир Сабиров – икенче урын яулады. Тренерлары Фәһим Галимов, Илдар Имамов.
Бүген – 9 февраль көнне Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов «Спутник V» вакцинасының икенче компонентын ясатты. Вакцинаның беренче компонентын ясаганга 21 көн узган иде.