Татарстан Республикасы халкын элмә такталарында, мәгълүмат такталарында, топографик билгеләмәләрдә, юл күрсәткечләрендә һәм татар телендә торак йортларның аншлагларында хаталарны ачыклауга җәлеп итү буенча конкурс нигезләмәсе
Язгы ташуга әзерлек турында 25 февраль көнне Актаныш районының хакимият бинасында да сөйләштеләр. Көн кадагына куелган төп мәсьәлә: бездә дә язгы ташу якынлаша, ул ничек үтәр? Гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия утырышын район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Габдулхаев үткәрде. Аның эшендә җаваплы оешма җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары катнашты.
.jpg)
Бүген, 26 февраль көнне, Актаныш авылында яшәүче Гөлфәния Сәйфетдин кызы Зиннәтуллина үзенең 90 яшьлек юбилеен каршы алды.
.jpg)
Бүген "Батыр" спорткомплексында район хәрби комиссариаты кубогына "Җиңү салюты" бәйгесе уза.
Ел саен 1 мартта Бөтендөнья гражданнар оборонасы көне билгеләп үтелә, ул 1972 елдан Халыкара гражданнар оборонасы оешмасы Генераль Ассамблеясы карары буенча үткәрелә.
Архив эше буенча дәүләт комитеты “Ядкәр” дип аталган шәҗәрәләр порталына мәгълүмат туплый башлады. Архив хезмәткәрләре өч-биш ел эчендә республиканың бөтен районнарын йөреп чыгып, авылдан чыккан һәркемнең шәҗәрәсен тупларга планлаштыра. Шәҗәрә эшләтү буын чылбырларын кушарга мөмкинлек бирәчәк.
Авыл җирлекләрендә яшәүчеләргә әлеге проектның асылын аңлату һәм анда катнашу максатыннан 25 февральдә Пучы һәм Иске Байсар авылларында авылларында Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетыннан һәм районнан вәкилләр катнашында халык җыеннары узды.
Бүген шундый эчтәлектәге җыелышлар Кәзкәй, Богады, Уразайда – 13.00, Аеш, Такталачык, Меңнәрдә – 14.30, Яңа Әлем, Теләкәй, Аккүздә 17 сәгатьләрдә узачак. Рәхим итегез!
2020 елны Актаныш районы хуҗалыклары ничек төгәлләгән? Ел әйләнәсе башкарылган хезмәт көткән нәтиҗәне биргәнме? Кайсы җәмгыять нинди юнәлештә аеруча зур уңышка ирешкән? Хуҗалыклар тәҗрибә уртаклашырлык мәйдан барлыкка китергәнме? Әлеге һәм башка бик сорауларга җавапны аграрий җитәкчеләре бергәләп эзләячәк. Бу нисбәттән бүген Актаныш районында 2021 елның тәүге авыл хуҗалыгы семинары гамәлләштерелде. Район башлыгы Энгель Фәттаховның шәхси контроленә куелган мондый төр семинар-тәҗрибә уртаклашу формасы һәр җәмгыятьне колачлаячак. Максат: иртә язга кадәр хуҗалыкларда булып, аларның еллык эшчәнлегенә бәя бирү һәм нәтиҗә ясау.
.jpg)
Мирзашәрипова Ойгөл Миңнефәрит кызы хәбәр иткәнчә, барлык профилактик органнарның эшчәнлегенә карамастан, 2020 елда алкоголь белән агуланулар саны кискен арткан. 2020 елда 5 алкоголь белән агулану булан, шуларның 3се үлем белән тәмамланган. Законсыз әйләнешкә юл куймау буенча уртак ведомствоара эш алып барырга кирәк, чөнки легаль хәмер белән агуланмыйлар, бу хакта агуланулар характеры дәлилли.
Халык театры җитәкчесе Рәмилә Хамматуллина спектакльнең халык тарафыннан кабул ителүен режиссерлар белән эшләүдә күрә: “Еллар дәвамында бик күп спектакльләр куйдык. Пьесаларны интернеттан да эзлибез, кат-кат укыйбыз, репертуарда бер генә әсәрне кабатлап куйган идек, тамашачы шунда ук сез инде моны күрсәткән идегез бер тапкыр дип, кисәтү ясады. Театрга әзерлекне ел саен көтеп алабыз. Репетиция вакыты безнең өчен иң күңеллесе. Моңарчы Чаллы, Минзәлә театрларыннан режиссерлар чакырып эшли идек. Быел Актаныш мәдәният сараеннан Нур һәм Альбина Хөсәеновлар безгә режиссерлык итте. Бүгенге спектакльнең уңышлы килеп чыгуы-барыбызның да хезмәте ул!”