Республикада балалар бакчаларында 2013 елда – 6 меңнән артык, 2014 елда – 11 меңнән артык, 2015 елда 13 меңнән артык яңа урын булдыру күз алдында тотыла
Татарстанда авыл хуҗалыгы техникасын модернизацияләү буенча өчьеллык программа сатып алына торган җайланмаларны 40тан 60%ка схемасы буенча арзанайту аша 2014 елдан гамәлгә керә башлый. Шул максатлар өчен ел саен 2 млрд. сум акча бүлеп биреләчәк. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында уздырылган брифингта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Минсәгыйрь Нуретдинов хәбәр итте.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Техник торышына дәүләт күзәтчелеген гамәлгә ашыручы теркәлгән дәүләт органнары тарафыннан үзйөрешле машиналарны һәм техниканың башка төрләрен техник тикшерү турында» 2013 елның 13 ноябрендәге 1013 номерлы карары 2013 елның 26 ноябреннән үз көченә керде.
Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Әлфия Авзалова исемендәге IV ачык төбәкара җыр конкурсы 12-13 декабрьдә Татарстан Республикасы Актаныш районы Актаныш авылында үткәрелә.
Актаныш өчен бер яңалык бар! Ул да исә гимназия белән бәйле. Без “Алга” дигән проект ясадык һәм озакламый бу проектның кагыйдәнамәсен районның башка мәктәпләренә җибәрәчәкбез. “Алга” проектының беренче адымы – акция оештыру. Бу акциянең исеме - “Китапка икенче тормыш бүләк ит”.
Төп бурыч – нәтиҗәле производствога чыгу, дип саный ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары