«Яшьлек» мәдәни үзәгендә Идел буе физкультура, спорт һәм туризм академиясе укытучылары белән очрашу булды

2013 елның 27 ноябре, чәршәмбе

Кичә, 26 ноябрьдә «Яшьлек» мәдәни үзәгендә Идел буе физкультура, спорт һәм туризм академиясе укытучылары белән очрашу булды. Анда спортның техник төрләре буенча кафедра мөдире, педагогика фәннәре докторы  Илдар Латыпов  җитәкчелегендә академиянең бер төркем укытучылары килгән иде. Алар белән очрашуга районның барлык гомуми белем бирү һәм спорт мәктәпләренең физкультура укытучылары һәм 9-10 сыйныф укучылары чакырылды.



Кунаклар академиянең бүгенге хәле белән таныштырдылар, анда спортта югары нәтиҗәләргә ирешү өчен барлык шартлар булуын искәрттеләр. Бүгенге көндә бу югары уку йортында районнан 9 студент укый, алар барысы да яхшы өлгерешкә ия икән. Киләчәктә дә безнең элемтәләрнең тагын да ынгуына өметебез зур , дип белдерде килгән укытучылар.

Аннан соң җиңел атлетика буенча халыкара спорт остасы Артем Мастров “Иман” спорт комплексында очрашуда катнашучыларга мастер-класс күрсәтте


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International