Татарстанда 2016 елга кадәр өч яше тулган балаларны балалар бакчалары белән тәэмин итү өчен, балалар бакчаларына чиратны бетерү буенча федераль программа тормышка ашырыла. Аның нигезендә балалар бакчаларында 2013 елда – 6 меңнән артык, 2014 елда – 11 меңнән артык, 2015 елда 13 меңнән артык яңа урын булдыру күз алдында тотыла. Программаның 59 процентын – Татарстан Республикасы, 41 процентын Россия Федерациясе финанслый. Бу хакта кичә"Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында мәктәпкәчә белем бирүгә багышланган видеоконференция вакытында ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов белдерде.
Бу максатларда 2013 елда федераль казнадан – 962 млн. сум, республика бюджетыннан 1 млрд. 300 млн. сум акча каралган. 2014 елга республика бюджетында – 3 млрд. сумнан артык, 2015 елга 5 млрд. сумнан артык акча тәгаенләнгән.
Министр хәбәр иткәнчә, алдагы елларда хосусый балалар бакчалары ачуга да зур игътибар биреләчәк, ул юнәлеш өстенлекле санала. Бүгенге көндә аларның саны – 32. Мондый балалар бакчаларын эшләтү өчен, 2013 елда республика бюджетыннан 18 млн. сум акча биреләчәк. Хосусый балалар бакчалары ачарга теләүчеләргә акча бирү мәсьәләсе дә карала.