Актанышта район почта элемтәсе үзәгендә бүген җыелыш булып, анда коллективка яңа җитәкче тәкъдим ителде. Ул –районыбызның төрле оешмаларында эшләгән Марат Шәрипов.
Бу җыелышта Яр Чаллы районара почтамты җитәкчесе Ирек Агләмов, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ландыш Шамсунова катнаштылар. Ирек Агләмов билгеләп үткәнчә, Актаныш почта элемтәсе үзәге республикада һәрвакыт алдынгы урыннарда булды, яңа җитәкчегә коллективны шул югарылыкта эшләрлек итеп тупларга кирәк булачак.
.jpg)
.jpg)