«Татар-информ» ИА хәбәр иткәнчә, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы агымдагы ел нәтиҗәләре буенча, республиканың авыл хуҗалыгы тармагының тулай продукты 150-152 млрд.сум тәшкил итәр, дип көтә. Акчалата керемнең гомуми күләме 64-65 млрд.сум дәрәҗәсендә фаразланыла. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортындагы матбугат конференциясендә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Минсәгыйр Нуртдинов хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, кышын Татарстанда авыл хуҗалыгы производствосы нәтиҗәлелегенә аудит ясау планлаштырыла. “Бүген төп бурыч - нәтиҗәле производствога чыгу. Моның өчен аудит уздырырга, урынсыз чыгымнарны ачыкларга, продукциянең үзкыйммәтенең кимүен тәэмин итәргә кирәк. Шул вакытта производствоны яңартуга, хезмәт хакын арттыруга акча булачак”, - дип ассызыклады министр урынбасары. Аның сүзләренчә, бүгенгә республиканың агросәнәгать комплексында уртача хезмәт хакы - якынча 13,3 мең сум.
“Моннан тыш, авыл хуҗалыгы тармаклары буенча технологияләрне җентекләп анализларга кирәк. Безнең анда да бик күп проблемалар бар, игенчелек, терлекчелек өлкәләрендә дә эшлисе эш бар”, - дип өстәде М.Нуртдинов.
Кышын ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, агросәнәгать өлкәсендә хуҗалык җитәкчеләренең һәм белгечләренең квалификацияләрен арттыру, кадрлар резервын әзерләү буенча эшне көчәйтеп, авыл хуҗалыгында кадрларга бәйле вазгыятьне дә анализларга планлаштыра.