ЯҢАЛЫКЛАР


12
гыйнвар, 2015 ел
дүшәмбе
18 гыйнвар көнне Актанышта җирлек мәсьәләләрен хәл итү буенча референдум булачак. 
9, 10, 11 гыйнварларда Казан шәһәрендә өстәл теннисы буенча “Надежда Татарстана” турниры булып узды. 
 Бүген, 12 гыйнвар көнне, “Яшьлек” милли мәдәни  үзәгендә Актаныш районы терлекчеләренең 2014 ел йомгаклары буенча 24 форма киңәшмәсе  булып узды
  6нчы сыйныф укучысы Фазлиева Элвира Бөтенрәсәй конкурсында призёр булды һәм 3че дәрәҗәле диплом белән бүләкләнде.

10 нчы гыйнвар көнне мәгариф хезмәткәрләренең район спартакиадасы узды. Спартакиада кысаларында гәүдәне күтәрүдә Тимиров Р. 3нче урын, өстәл теннисында Хусаенов А. 1 урын, Гилязова Г. 3 урын, бадминтонда Тимиров Р.  1 нче, Галиева Э. 2 нче урынны, кул көрәштерүдә Нуриахметов Р.1 нче урынны һәм Манихова Э. 2 урынны, чаңгы ярышында Миркасимова Ф. 3 урынны яуладылар. Барлык нәтиҗәләр буенча Икенче санлы Актаныш урта мәктәбе командасы 3 нче урынны яулады. Афәрин!

  10 январь көнне Кадет интернат-мәктәбе коллективы район укытучылар спартакиадасында катнашып 2 урынны яуладылар. Молодцы!

11
гыйнвар, 2015 ел
якшәмбе
Оешма-предприятие хезмәткәрләре чаңгыда шуу буенча ГТО нормативларын тапшыра башлады. 

10
гыйнвар, 2015 ел
шимбә
 7 гыйнвар көнне Татар Ямалы авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Хабибуллин Шагитимер абыйга 90 яшь һәм 9 гыйнварда тыл ветераны Хайбуллина Гөлшан апага 95 яшь тулды. 
Бүген, 10 гыйнвар көнне, Актанышта укытучылар арасында, Бөек җиңүнең 70 еллыгына багышланган, спартакиада булып узды. 

9
гыйнвар, 2015 ел
җомга
Бүген, 9 гыйнвар көнне Актанышның балалар иҗат үзәгендә Кыш Бабай бүләгенә акробатика буенча ярыш булып узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International