7 гыйнвар көнне Татар Ямалы авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Хабибуллин Шагитимер абыйга 90 яшь һәм 9 гыйнварда тыл ветераны Хайбуллина Гөлшан апага 95 яшь тулды. Шул уңайдан аларга РФ Президенты Владимир Путин һәм РТ Президенты Рөстәм Миннеханов исеменнән котлау хаты һәм Актаныш муниципаль район башлыгының бүләк пакетлары тантаналы рәвештә тапшырылды. Чын күңелдән котлыйбыз!