Укытучылар арасында, Бөек җиңүнең 70 еллыгына багышланган, спартакиада булып узды.

2015 елның 10 гыйнвары, шимбә

 Бүген, 10 гыйнвар көнне, Актанышта укытучылар арасында, Бөек җиңүнең 70 еллыгына багышланган, спартакиада булып узды. Спартакиада “Лачын” чаңгы базасында башланып китеп, “Актаныш” универсаль спорт комплексында һәм “Дулкын” бассейнында дәвам итте. Чарада Актаныш муниципаль районы Башкарма комитет житәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ландыш Шамсунова һәм яшьләр белән эшләү, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Айдар Иманаев катнаштылар. Ярышлар 8 спорт төре буенча уздылар.

 Спартакиаданың төп максатлары булып сәламәтлекне ныгыту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, систематик рәвештә физик культура белән шөгыльләнүгә өндәү һәм районның иң көчле укытучыларын ачыклау тора. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International