18 гыйнвар көнне Актанышта җирлек мәсьәләләрен хәл итү буенча референдум булачак. Шул нисбәттән, Актаныш муниципаль район башлыгы Фаил Камаевның Актаныш халкына мөрәҗәгате:
Үзенең вәкаләтләрен хәл итү өчен, закон нигезендә, авыл җирлекләрендә референдум булачак. Һәр авыл җирлеге 18 яше тулган кешеләргә түләү суммасын билгеләп, карар чыгара. Счеттагы җыелган сумма дәүләт тарафыннан дүрт тапкыр арттырыла. Әлеге акчаларның максатчан тотылуы контрольгә куела, һәрдаим тикшерелеп тора, сметалар төзелә. Бу – гражданнарның җирлектә башкарылган эшләрдә катнашуы, үз өлешен кертү дигән сүз. Җыелган акчаларга нигезләнеп, авыл җирлекләрендә эшләр планлаштырылып куела: юлларны ремонтлау, зиратларны төзекләндерү, тротуарлар салу, һәйкәлләр яңарту һәм башка агымдагы ремонт эшләре булырга мөмкин.
Хөрмәтле райондашлар! 18 гыйнварда үтәсе референдумда актив катнашып, куелган мәсьәләләргә фикерегезне белдерсәгез иде. Без шушы вакыйгада актив катнашып, җирлекнең яшәешен тәэмин итүдә үзебездән өлеш кертәчәкбез.