Актаныш районы терлекчеләренең 2014 ел йомгаклары буенча 24 форма киңәшмәсе

2015 елның 12 гыйнвары, дүшәмбе

 Бүген, 12 гыйнвар көнне, “Яшьлек” милли мәдәни  үзәгендә Актаныш районы терлекчеләренең 2014 ел йомгаклары буенча 24 форма киңәшмәсе  булып узды. Киңәшмәдә Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев, Актаныш муниципаль район Советы рәисе урынбасары Илфак Бариев һәм  Актаныш муниципаль районы авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов катнаштылар. Илфак Бариев район авыл хуҗалыкларында, шәхси хуҗалыкларда терлек баш саны арту-кимү турында, аның сәбәпләрен, кайсы хуҗалык алдынгы, кайсы калыша – нәтиҗәләр ясады.

Дәниф Харисов үз чыгышында районда терлек арттыру мөмкинлеге зур икәнлеген искәртеп китте. 2015 елның 1 гыйнварына Актаныш районы буенча мөгезле эре терлек саны 33424 баш булган, шулардан 11325 баш сыер, 1139 тана, 44 нәсел үгезе һәм 20916 баш үсеш терлеге.

 Киңәшмә ахырында үз эшләренең алдынгысы булган хуҗалык хезмәткәрләре бүләкләнде:

“Актаныш” агрофирмасының Киров фермасы мөдире Шарин Радик,  ветеринария хезмәткәре Гарипов Наил,

ООО “Тамыр” хуҗалыгыннан ветеринария хезмәткәре  Харисов Әлфәрит,

ООО “Башак” хуҗалагының көтү яңарту технологы Корбанов Инсаф,

ООО “Таң” хуҗалагының көтү яңарту технологы Фахразыева Дилә,

ООО “Наратлы” хуҗалагының Шәбез фермасы мөдире Гәрәев Дилфас,

ООО “Чишмә” хуҗалагының ветеринария хезмәткәре Әхмәтов Илназны Актаныш муниципаль район башлыгы фондыннан премия белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International