ЯҢАЛЫКЛАР


24
февраль, 2015 ел
сишәмбе
20 нче февраль көнне Киров урта мәктәбендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган "Ягез әле, егетләр!" кичәсе булды. Анда ике команда көч сынашты. 
   24 февраль көнне Актанныш муниципаль районы Главасы - Фаил Мисбах улы Камаевның 2014 елгы отчеты була. Җыелышта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгърифәт һәм фән министры Энгель Нәвап улы Фәттахов катнашачак. 
     19 февраль көнне Кадет интернат-мәктәбендә "Туган телем - иркә гөлем" исемле мәктәп күләмендә класстан тыш чара үтте.
Яңа Кормаш мәдәният йортында җирлек беренчелегенә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан өстәл теннисы ярышлары уздырылды.
21 нче февраль көнне Кукмара шәһәрендә мәгариф эшчеләренең кышкы Спартакиадасының финал этабы үтте.

Такталачык урта мәктәбе укучылары ел саен татар теле буенча үткәрелә торган “Зирәк тиен” бәйгесендә көчләрен сыный. Бу уку елында исә бу бәйгедә 37 укучы катнашачак.

Такталачык урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты атналыгы дәвам итә. 19 нчы февральдә “Татар кызы- 2015” бәйгесе үткәрелде. Бу чарада 7 кыз узара көч сынаштылар. Һәрберсе дә уңышлы чыгыш ясап, төрле номинацияләрдә җиңү яуладылар. Нурыева Әминә (5 кл)- “Иң ягымлы кыз”, Шакирова Эльвина (6кл)- “Иң тырыш кыз”, Мухаметова Айзилә (7 кл)- “Иң зыялы кыз”, Харисова Гөлсем (8 кл)- “Иң тыйнак кыз”, Сарварова Чулпан (9 кл)- “Иң сәләтле кыз”, Яппарова Алисә (10 кл)- “Иң сөйкемле кыз” номинацияләрен алдылар. 8 класс укучысы Габдуллина Энҗе абсолют Җиңүче булды. 
Такталачык урта мәктәбендә 5 , 6 нчы сыйныф укучыларыннан төзелгән “Тапкырлар”, “Зирәкләр” командалары татар теле фәне буенча узара көч сынаштылар. Нәтиҗәдә, 51 очко җыеп, “Тапкырлар” командасы җиңү яулады

Такталачык урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты атналыгы кысаларында “Утлы еллар поэзиясе” исеме астында чара үткәрелде. 5,6, 7,8 нче сыйныф укучылары сугыш темасына багышланган шигырьләр сөйләделәр. 8 нче сыйныф укучылары Харисова Г. Һәм Харисова С. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган проект эшләрен якладылар. 


22
февраль, 2015 ел
якшәмбе
Бүген районыбызда шактый еллар уткәрелеп килүче җитәкчеләр спартакиадасы бара

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International