ЯҢАЛЫКЛАР


20
март, 2015 ел
җомга

19 нче март көнне башлангыч сыйныф укучылары арасында Габулла Тукай иҗатына багышланган район шигырь бәйгесе үткәрелде. Жюри бөек шагыйребез шигырьләрен иң сәнгатьле сөйләүчеләрне сайлап алды. Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбенең 2 нче класс укучысы Фәрхетдинова Ләйлә зона буенча 2 урын, 3 нче класс укучысы Манихова Адилә 1 урын, 4нче класс укучысы Яхин Имил 1 урын алган иделәр. Манихова Адилә (укытучысы Гаязова Дилүсә), Яхин Имил (укытучысы Шәвәлиева Чулпан)  районда да уңышлы чыгыш ясадылар.

Чалманарат мәктәбендә "Сыерчык оясы" акциясе уздырылды. Оялар бик матур итеп, зур тырышлык куеп эшләнгән. Бигрәк тә Имамов Сирин, Фархетдинова Ләйләнең сыерчык оялары иң яхшы дип табылды. Бүген сыерчык ояларын укучылар технология укытучысы Марданов Әфка Муллаянович белән мәктәп бакчасына элеп тә куйдылар

19 нчы март көнне "Лучший чтец" конкурсының район этабы булып үтте.
Г.Тукай исемендәге шигырь укучыларның республикакүләм конкурсының район туры нәтиҗәләре буенча Гран-прины гимназия-интернатның 7 сыйныф укучысы Газизова Сөмбел яулады.
20 март көнне Татар Суыксуы урта гомуми белем бирү мәктәбендә "Современный урок - урок развития личности" дигән темага  район мәктәп директорларының семинар- киңәшмәсе булып узды.
Гимназия-интернатның 5 сыйныф укучысы Имамов Гадел Әдәбият елы уңаеннан уздырылган диктантлар конкурсында 1 урынны яулады.
   Татарстан Республикасы төрле профессияләрне популярлаштыру максатыннан, Казан шәһәренең мәгърифәтнең мониторинг үзәге оештырган 20 март көнне Кадет интернат-мәктәбенең 9чы сыйныф укучылары проф. ориентация буенча тестирование үттеләр. 
    10-17 март көнне Кадет интернат-мәктәбендә "Язгы яхшылык атнысы" исемле бөтен рәсәй ирекле акциясе узды.
Кичә гимназия-интернатта Әдәбият елы уңаеннан "Укучы белән язучы бер парта артында" исеме астында очрашу үтте. Очрашуда якташларыбыз язучылар Данил Салихов, Марат Әмирханов, Фарсил Зыятдинов, Ләбиб Лерон, Гөлнур Корбанова, Айгөл Әхмәтгалиева һәм Фәйрүзә Мөслимова катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International