Чалманарат мәктәбендә "Сыерчык оясы" акциясе уздырылды. Оялар бик матур итеп, зур тырышлык куеп эшләнгән. Бигрәк тә Имамов Сирин, Фархетдинова Ләйләнең сыерчык оялары иң яхшы дип табылды. Бүген сыерчык ояларын укучылар технология укытучысы Марданов Әфка Муллаянович белән мәктәп бакчасына элеп тә куйдылар