ЯҢАЛЫКЛАР


21
март, 2015 ел
шимбә
"Язгы мәрхәмәтлелек атнасы" акциясе

20
март, 2015 ел
җомга
Рэхмэтебез сезгэ-хормэтле тыл ветераннары!
Тыл ветераннарынын ойлэренэ барып медальлэр тапшыру.

Диктант язу буенча район конкурсы нәтиҗәләре билгеле булды. Икенче санлы Актаныш урта мәктәбеннән 3 призер һәм 1 җиңүче бар. Менә алар: 5 класстан  Агзамова Мәрьям - призер (укытучысы Белоусова М.И.), 6 класстан Мирзагаянова Эльвина - җиңүче (укытучысы Усманова Р.А.), Хаернасова Наиля - призер (укытучысы Миркасимова Ф.С.), Бурханова Элина - призер (укытучысы Кулиева Р.З).

Кәзкәй авыл җирлегендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган Актаныш районы ветераннарының җирле җәмәгать оешмасы Пленумы булып үзды. Мәдәният йортында үткәрелгән бу чарада җирлекнең сугыш, тыл ветераннарына һәм сугыш чоры балаларына багышланган күргәзмә оештырылган иде. Пленум эшендә район җитәкчеләре, авыл җирлекләренең ветераннар советы рәисләре, авыл башлыклары һәм мәдәният йортлары директорлары, чакырылган кунаклар катнашты.
Тыл ветераннарына медальлэр тапшыру.
Кәзкәй мәдәният йортында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап  Кәзкәй авыл җирлеге үзешчәннәренең смотр концерты булып үтте. Концертта катнашучылар барлык төр җанрлар буенча чыгыш ясадылар. Хор, уен кораллары ансамбле, катнаш вокал ансамбль,күмәк бию, нәфис сүз, ялгыз җырлар башкарылды, "Солдат хатлары" исемле композиция күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International