ЯҢАЛЫКЛАР


20
март, 2015 ел
җомга
Кичә гимназия-интернатта Әдәбият елы уңаеннан "Укучы белән язучы бер парта артында" исеме астында очрашу үтте. Очрашуда якташларыбыз язучылар Данил Салихов, Марат Әмирханов, Фарсил Зыятдинов, Ләбиб Лерон, Гөлнур Корбанова, Айгөл Әхмәтгалиева һәм Фәйрүзә Мөслимова катнаштылар.

Чалманарат авылында  “Язгы  мәрхәмәтлелек  атнасы”. Мәктәбебездә һәм авылыбызда төрле  чаралар уздырыла. Шуларның берсе  укучылар куллары белән эшләнгән  эшләр. Аларны  сатудан  алынган керем  иганәчелеккә  китәчәк . Укучылар да бу  чарада  бик  теләп  катнаштылар.

Чалманарат мәктәбендә “Хыялымдагы парк” дип аталган рәсем конкурсы уздырылды. 3 класс укучысы  Манихова Адилә һәм Шәбез мәктәбеннән 2 класс укучысы  Ахматхузин Камилләрнең эше югары бәяләнде

16-18 март көннәрендә Яр Чаллы шәһәренең 77 нче гимназиясендә "Өстенлекле программа" буенча эшләүче мәктәпләр өчен семинар үтте. Семинар Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Educare International Consultancy PTE LTD компаниясе өлкән белгече Фиона Чуа Мейни һәм “Татарстан Республикасында укытуның сыйфатын камилләштерү” проекты җитәкчесе Лилия Мөхәмәтшина тарафыннан оештырылды. 
Семинарда гимназия-интернаттан Галиәхмәтов А.К., Гарипов Р.М., Гарипова Р.И., Фәрдиева Р.Р., Нурыева И.А. һәм Гыйльметдинов М.И. катнаштылар.

“Язгы  мәрхәмәтлелек  атнасы”.Актаныш  районында  мәрхәмәтлелек  атнасы.Район  мәктәпләрендә  төрле  чаралар уздырыла. Шуларның берсе  бүген  Актаныш  районының  Балалар  иҗат  үзәгендә уздырылды. Район  мәктәпләре  укучылары куллары белән эшләнгән  эшләр  җыелды.Аларны  сатудан  алынган керем  иганәчелеккә  китәчәк . Чалманарат  укучылары да бу  чарада  бик  теләп  катнаштылар.

18 март көнне гимназия-интернатта янгын яки башка гадәттән тыш хәлләр вакытында мәктәптә үз-үзеңне тоту буенча өйрәнүләр үтте. Мәктәп хезмәткәрләре һәм  укучылар эвакуацияне, тиешле кагыйдәләрне һәм нормаларны үтәп, ыгы-зыгысыз уздырдылар. 
11 класс укучысы Галимов Илдар ( җитәкчесе Л.Ш.Нурлыгаянова)  “Г.Тукай исемендәге шигырь укучылар” республикакүләм бәйгесенең район этабында, Ш.Галиевның  “Әткәйгә хат ” поэмасы белән чыгыш ясап, 10-11 сыйныфлар арасында I урынны алды.
19 март көнне 14.00 сәгатьтә Кәзкәй авылы мәдәният йортында Актаныш районы ветераннарының (пенсионерларының) җирле җәмәгать оешмасы Пленумы булып узды. 

19
март, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Икенче санлы Актаныш урта мәктәбе базасында Г.Тукай исемендәге шигырь сөйләүчеләр конкурсының район туры узды. Безнең мәктәптән 5 укучы призлы урынга лаек булдылар.  Менә алар: 1а сыйныфыннан Хаернасова Алина - 1 урын, Шарифуллин Нурсолтан - 2 урын (укытучысы Шайхетдинова Ф.Г.), 2б сыйныфыннан Сарварова Залия - 2 урын (укытучысы Хафизова З.З.), 4а сыйныфыннан Шаяхметов Илназ - 2 урын, Гафарова Энҗе - 3 урын (укытучысы Хузина Л.З.). Котлыйбыз!
  18 март көнне  Кадет интернат-мәктәбендә укучылар һәм укытучылар белән "Пожарная тревога" исемле эвакуация эшләнде. Мәктәп яхшы эвакуация ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International