19 март көнне 14.00 сәгатьтә Кәзкәй авылы мәдәният йортында Актаныш районы ветераннарының (пенсионерларының) җирле җәмәгать оешмасы Пленумы булып узды. Анда муниципаль район Советы рәисе урынбасары Илфак Бариев, район Башкарма комитетының бүлек мөдирләре, авыл җирлекләре башлыклары, җирле мәдәният учагы җитәкчеләре катнашты.
Пленум эше фойега урнаштырылган, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган фото-стендлар белән танышудан башланып китте. Аннары Кәзкәй авыл җирлеге тыл ветераннарына “Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган” юбилей медальләре тапшыру тантанасы булды. Медальләрне Илфак Бариев тапшырды һәм ветераннарыбызга иң изге теләкләрен белдерде.
Пленум эшен дәвам итеп, Кәзкәй авылы җирлеге башлыгы Мәхтүм Хөрмәев һәм Кәзкәй авыл җирлеге ветераннарының (пенсионерларының) оешма рәисе Хәнис Төхбәтуллин авыл җирлегенең Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылау буенча нинди эшчәнлек алып барулары белән таныштырдылар.
Кәзкәй авыл җирлеге үзешчәннәре, кадет мәктәбе укучылары Пленумда катнашучыларны матур концерт номерлары белән сөендерде.