19 нче март көнне башлангыч сыйныф укучылары арасында Габулла Тукай иҗатына багышланган район шигырь бәйгесе үткәрелде. Жюри бөек шагыйребез шигырьләрен иң сәнгатьле сөйләүчеләрне сайлап алды. Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбенең 2 нче класс укучысы Фәрхетдинова Ләйлә зона буенча 2 урын, 3 нче класс укучысы Манихова Адилә 1 урын, 4нче класс укучысы Яхин Имил 1 урын алган иделәр. Манихова Адилә (укытучысы Гаязова Дилүсә), Яхин Имил (укытучысы Шәвәлиева Чулпан) районда да уңышлы чыгыш ясадылар.