ЯҢАЛЫКЛАР


7
апрель, 2015 ел
сишәмбе
3-4 апрель 2015 ел коннәрендә районда зона этабында катнашу очен бадминтон буенча сайлап алу турниры утте
6 апрель көнне башлангыч сыйныф укытучылары 2- 4 сыйныфлар арасында матур язу бәйгесен уздырдылар

Кәгазь заманалар үтте, электрон заманалар җитте... Кичә Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбендә педагогик кадрларның аттестация  узулары турында директор яны киңәшмәсе узды. Аттестация узучы педагогларны аттестация үтү тәртибе белән директор урынбасары Варина Гөлназ Сагировна таныштырды, һәр педагог үзенең шәхси кабинетыннан кереп, аттестация өчен кирәкле кәгазьләрне бары тик электрон рәвештә генә кураторга җибәрү мөмкинлеген искәртте

Бүген Киров урта гомуми белем бирү мәктәбендә 5-6 нчы сыйныф укучылары арасында биологик ребуслар чишү буенча бәйге булып узды.
6 апрельдән 11 апрельгә кадәр Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбендә математика, физика, информатика  атналыгы игълан ителде. Атналык кысаларында математик КВН, “Физический огонек”, “Физика вокруг нас” интеллектуаль уеннары үткәреләчәк. Шулай ук район конкурслары: “Юный программист”, видеороликлар конкурсында да катнашу күздә тотыла
Бүген, ягъни 7 нче апрель көнне мәктәп күләмендә биология атналыгы кысаларында "Кошлар - безнең дусларыбыз" дигән тема астында викторина үткәрелде. Викторинаны биология укытучысы Н.Х.Гилванова оештырды һәм алып барды.
6 апрель көнне Киров урта гомуми белем бирү мәктәбендә ата-аналар җыелышы булып узды.
Башкотостан Республикасы Дүртөйле шәһәре һәм Актаныш авылы арасында шахмат буенча иптәшләрчә очрашу турнирында (Актанышта һәм Дүртөйледә үтте) гимназия-интернатның 5 сыйныф укучылары Имамов Гадел 1 һәм 2 нче урыннарны, Хөрмәтуллин Таһир 1 нче урынны яуладылар.
Атаклы шахмат остазы Ганиев А.Г. истәлегенә багышланган республикакүләм шахмат фестивалендә гимназия-интернатның 5 сыйныф укучысы Имамов Гадел 2 нче урынны яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International