Кәгазь заманалар үтте, электрон заманалар җитте... Кичә Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбендә педагогик кадрларның аттестация узулары турында директор яны киңәшмәсе узды. Аттестация узучы педагогларны аттестация үтү тәртибе белән директор урынбасары Варина Гөлназ Сагировна таныштырды, һәр педагог үзенең шәхси кабинетыннан кереп, аттестация өчен кирәкле кәгазьләрне бары тик электрон рәвештә генә кураторга җибәрү мөмкинлеген искәртте