Киров урта мәктәбендә ата-аналар җыелышы.

2015 елның 7 апреле, сишәмбе
6 апрель көнне мәктәбебездә чираттагы ата - аналар җыелышы узды. Җыелышны мәктәп директоры Г. С. Валиева ачып җибәрде. "Ихлас" психологик үзәк психологлары Фирүзә Гимадиева, Зөхрә Хәбибуллина яшүсмерләр арасында очрый торган суисид турында сөйләделәр, фильм күрсәттеләр, тренинглар үткәрделәр. Россия эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча полиция бүлегенең бәлигъ булмаган балалар белән эшләүче өлкән инспекторы полиция майоры Ахунова Ания Анил кызы чыгыш ясады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International