ЯҢАЛЫКЛАР


7
апрель, 2015 ел
сишәмбе
10-12 апрель көннәрендә " Лачын" боз- спорт сараенда  2005 елгы яшусмерләр  арасында хоккей буенча турнир оештырыла.
      Татар Суыксуы урта мәктәбенең 6 сыйныф укучылары Илиза Нәсих кызы җитәкчелегендә каен һәм нарат бөресе җыярга бардылар
Башлангыч сыйныф укучылары "ТатарТелеИнфо" Халыкара олимпиадасында катнашты.
Югары Яхшый мәктәбендә математика атналыгы бара.Укытучы Хабирова Ләйлә Фарис кызы линейкада чаралар планы белән таныштырды.
Җиргә матур яз ае килде. Җылы яклардан күчмә кошлар кайталар. Һәр елны  безнең мәктәптә, матур традициягә  кереп киткән сыечык оялары ясау конкурсы үткәрелә. Бу эштә барлык класслар да катнаша. Оялар мәктәп янындагы агачларга эленеп куелачак
6 апрельдән 11 апрельгә кадәр Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбендә математика, физика, информатика  атналыгы игълан ителде. Атналык кысаларында математик КВН, “Физический огонек”, “Физика вокруг нас” интеллектуаль уеннары үткәреләчәк. Шулай ук район конкурслары: “Юный программист”, видеороликлар конкурсында да катнашу күздә тотыла

Бу атнада башланып киткән география-биология атналыгы кысаларында  9 класс кызлары “Герой-шәһәрләр Бөек Ватан сугышы тарихында ”-дип исемләнгән чыгышлар белән 5-11 класс укучыларын таныштырдылар. Укучылар бик кызыксынып аларны тыңладылар.

Безнең мәктәптә бик күп матур гөлләр үстерелә. Алар мәктәп коридорында һәм классларда урнашканнар. 7 апрель көнне биология укытучысы Илнар Шәйхенурович һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Ландыш Җәүдәтовна гөлләрне карап аларны барладылар һәм иң матурларын ачыкладылар. 

Иске Кормаш мәктәбе укучылары һәм Теләкәй мәктәбе укучылары белән 6 апрель көнне Теләкәй мәктәбендә баскетбол ярышы үтте. Безнең укучылар җиңделәр. Афәрин егетләр һәм кызлар!


3-4 апрель 2015 ел коннәрендә районда зона этабында катнашу очен бадминтон буенча сайлап алу турниры утте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International