Киров урта гомуми белем бирү мәктәбендә биологик ребуслар чишү буенча бәйге

2015 елның 7 апреле, сишәмбе
Бүген Киров урта гомуми белем бирү мәктәбендә 5-6 нчы сыйныф укучылары арасында биологик ребуслар чишү буенча бәйге булып узды. Укучылар җиде командага бүленеп ярыштылар. Бәйгедә урыннар вакытка һәм балларга карап чыгарылды. 1 урынга 4 нче команда лаек булды (Лукманова Г., Бикмухаметова И., Рашитов И.) 2 урынга - 1 нче команда (Гизетдинов И., Бакоян Т., Башарова А.), 3 урынга  3 нче команда лаек булды (Ахсанова И., Амирова Э., Сираев Г.) Бәгедә барлык укучылар да актив катнаштылар. Балалар биологиядән белемнәрен яңа мәгълүматлар белән тулыландырдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International