ЯҢАЛЫКЛАР


22
апрель, 2015 ел
чәршәмбе

Сәфәр урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары белән “Тел иленә сәяхәт”  уен-кичә үткәрелде. 10 нчы сыйныф укучылары Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты буенча сораулар, кроссворд җаваплары чиштерделәр. Кичәне үткәргән укучыларга зур рәхмәт.

Урманнарны янгыннардан саклау максатыннан 21 нче апрель көнне  6 класс укучыларына “ Уттан сак булыйк !”-дип исемләнгән тәрбия сәгате үткәрелде. Класс җитәкчеләре Илнар Шәйхенурович  балаларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре, ут белән сак эш итү, урманда учак якмау турында аңлатып чыкты.

20-25 нче апрельгә кадәр мәктәптә татар теле һәм әдәбияты атналыгы дип игълан ителде. Атналык чаралар планы төзелде. “Без -Тукайлы халык” баш астында стена газетасы чыгарылды. 21 нче апрель көнне, 5-6 сыйныф укучылары арасында “Син Тукайны беләсеңме?” дип исемләнгән  уен-ярыш үткәрелде. “Апуш” (5 класс укучылары) һәм “Тукай оныклары” ( 6 класс укучылары) көч сынашты. Нәтиҗәдә 5 нче сыйныф укучылары 26 очко белән җиңү яулады.

Иске Богады авылы китапханәсендә "Татар дигән бөек халкым бар" дигән әдәби кичә узды. Кичәнең максаты : үз милләтебез белән горурлану хисләре уяту. Чараны татар теле һәм әдәбияте укытучысы Лүзия Мирзаянова, китапханә мөдире Рәзинә Мөнирова әзерләде.

21
апрель, 2015 ел
сишәмбе

Актаныш балалар китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан “Яшәсен җирдә дуслык” дигән радиотапшыру  әзерләнде.

Бүген, 21 апрель көнне, Пучы авыл китапханәсендә, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап, "Бөек Ватан сугышы сукмаклары буйлап" исемле викторина үтте.
20 апрель Кәзкәй мәдәният йортында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына карата балалар бакчасында тәрбияләнүче балаларның концерты булды. Тамашачы игътибарына әти- әниләрнең кулдан эшләнгән уенчыкларыннан күргәзмә оештырылган иде.
28 апреле көнне Актаныш муниципаль районы «Яшьлек» мәдәни үзәгендә Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм аларның гаилә әгъзаләренә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне үткәрелә. 
“Без булдырабыз! Без бергә!“ республика форумында “Президент белән бергә” гомумреспублика иҗтимагый хәрәкәте төзелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International