21 апрель көнне, Актаныш балалар китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан, радиотыңлаучылар игътибарына “Яшәсен җирдә дуслык” дигән исемдә радиотапшыру яздырылды. Дуслык – дөньяда иң кирәкле нәрсәләрнең берсе. “Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын “, - ди татар халык мәкале. Дуслык һәркемгә кирәк: кечкенә балага да , карт кешегә дә, эш белән мәшгуль бай кешегә дә. Радиоязма барышында дуслык турында мәкалләр, әкиятләр, риваятьләр, җырлар, шигырьләр яңгырады.
Радиоязма 23 апрель көнне 13 сәгатьтә эфирга чыгачак.
.jpg)