Муниципаль хезмәткәрләр катнашындагы конкурслар җиңүчеләрен тәбрикләделәр

2015 елның 21 апреле, сишәмбе

Бүген ТР Дәүләт Советының кече залында “Муниципаль идарәдә иң яхшы хезмәткәр”, “Татарстан Республикасының җирле үзидарәләрендә иң яхшы җәмәгать инициативасы”, “Массакүләм мәгълүмат чараларында җирле үзидарә темасын иң яхшы яктырту” республика конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Аны ТР Муниципаль берәмлекләр советы җитәкчесе Минсәгыйть Шакиров алып барды. Тантанада ТР парламенты Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары — ТР Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсе җитәкчесе Илнур Гарипов һ.б. катнашты.

РФ Президенты Владимир Путинның 2012 елның 10 июнендә имзалаган 805 нче номерлы Указы нигезендә, 21 апрель Җирле үзидарә көне буларак билгеләп үтелә.

Өстә санап кителгән бәйгеләр 2006 елдан бирле ТР Президенты ярдәме белән уздырыла. Минсәгыйть Шакиров сүзләренчә, конкурс, яхшылар арасында иң яхшыларны билгеләү максатыннан, үткәрелә. “Кешенең профессиональ һәм шәхси сыйфатларын үстерү өчен, аның башкалар арасында нинди урынны биләвен билгеләү мөһим. Тәҗрибә уртаклашу, башкаларның ничек эшләве белән танышу да кирәк”, - диде ул.

Актаныш муниципаль районыннан тантанада Татар Суксуы һәм Яңа Әлем авыл җирлекләре Башкарма комитет җитәкчеләре Рәсүл Харисов һәм Дилбәр Әнвәрова катнаштылар.

ТР Муниципаль берәмлекләр советы җитәкчесе быел узачак Президент сайлаулары һәм муниципаль берәмлекләрдә булачак сайлаулар хакында да сүз алып барды.

Римма Ратникова да алда торган сайлаулар темасына тукталды. “Татарстанда 10 ел инде Президент сайлаулары уздырылмады һәм быел булачак сайлаулар бик җитди чара. Сезнең ярдәм белән, бергәләп, без алга куйган максатларга ирешәчәкбез, - диде ул һәм тантанага җыелучыларны котлады. – Бу әле бик яшь бәйрәм, әмма инде үз урынын тапты. Бүгенге җиңүләрегез соңгысы булмасын. Алга таба да уңышлар сезгә!”

Конкурсларга Татарстанның барлык муниципаль берәмлекләреннән һәм ике шәһәр округыннан 110 заявка килгән, аларны 15 номинациядә билгеләп үттеләр. Минсәгыйть Шакиров бәйгеләрнең дәрәҗәсе артуын искәртте һәм катнашучыларның гына түгел, хәтта аларга юлланылган материалларның да сыйфаты артуын ассызыклады. Аеруча да Биектау, Балтач, Мамадыш, Сарман, Алексеевск, Азнакай муниципаль берәмлекләре һәм Казан, Яр Чаллы шәһәр округларыннан катнашучыларның конкурс эшләрен оештыручылар югары бәяләде.

Конкурсларның кайберләренә быел яңа номинацияләр өстәлгән. Мисал өчен, “Муниципаль идарәдә иң яхшы хезмәткәр” конкурсына “Электрон хуҗалык кенәгәсе” мәгълүмати-аналитик системасын нәтиҗәле файдалану” номинациясе булдырылган, ә “Массакүләм мәгълүмат чараларында җирле үзидарә темасын иң яхшы яктырту” конкурсында “Шәһәр һәм авыл җирлекләренең иң яхшы интернет бите” номинациясе барлыкка килгән. Шулай ук “Иң яхшы җәмәгать инициативасы” бәйгесенең нигезләмәсенә үзгәрешләр кертелгән.

Җиңүчеләргә бүген дипломнар, Рәхмәт хатлары, чәчәк бәйләмнәре һәм акчалата премияләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International