ЯҢАЛЫКЛАР


27
апрель, 2015 ел
дүшәмбе
25 нче апрель көнне "Актаныш" спорт комплексында егетләр һәм кызлар арасында волейбол ярышлары булып үтте.

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап “Җирдә тынычлык хакына” исеме астындагы Республика конкурсы.

Бүген мәктәбебез базасында физика укутучыларының "Хәзерге заман мәктәбендә физика дәресләре" регионара фестивале үтә.

Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ “Мәгариф идәрәсе” приказы № 143-ОД “ Башлангыч мәктәпләрдә ФГОС тәләпләренә туры китереп белем дәрәҗәсен тикшерү”нигезендә, 27 апрель көнне 4 класс укучылары “Әйләнә-тирә” фәненнән мониторинг үттеләр. /укытучылары Шамсиева М.Р/.

27 апрель көнне Уразай авыл китапханәсендә  "Тукай безнең күңелләрдә"  дигән чара үткәрелде.

25 нче апрель көнне мәктәбебездә 2-4 класс укучылары арасында каллиграфия буенча зона бәйгесе үткәрелде. Безнең мәктәптән 2 нче класстан Юнысова Г.. (укытучы Сарварова З.Н), 3 нче класстан Саетзадина Л. (Исламова А.Ф), 4 нче класстан Таймасова Р. (Шамсиева М. Р.) катнаштылар. 3 нче класс укучысы Саетзадина Ландыш I урын яулады  һәм 29 нчы апрель көнне районда үткәреләчәк каллиграфия конкурсында катнашырга хокук алды. Аңа зур уңышлар телибез!

“Якташ язучым исеме белән туган ягымны данлыйм” республика конкурсы.

25 апрель көнне мәктәптә гомуми өмә булды.
Актаныш районы Түмерҗә авылында гомер итүче Тыл ветераны  Майлунова Рауза Әюп кызына 26 апрельдә 90 яшь тулды.
Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы уңышлы үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International