ЯҢАЛЫКЛАР


28
апрель, 2015 ел
сишәмбе
"Ягы изгелек атналыгы" акциясенең соңгы көнендә Байсар урта мәктәбе укучылары күмәк чарада - урман утыртуда катнаштылар.
   23 апрель көнне Юнна авылының беренчелегенә үткәрелгән һәм Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгына багышланган милли спорт "Көрәш" ярышлары узды.

27
апрель, 2015 ел
дүшәмбе
24 апрель көнне бөек Тукайның тууына 129 ел  тулу уңаеннан Яңа Кырлай авылында IV республикакүләм Тукай укулары узды.
Безнең мәктәптән 9-нчы сыйныф укучысы Зилә Хафизова II дәрәҗә (укытучысы Г.Д.Борханова), 8нче сыйныф укучысы Алинә Нуриәхмәтова III дәрәҗә (укытучысы Э.Р.Камаева) дипломнарга лаек булдылар. Аларга истәлекле бүләкләр дә тапшырылды.
26 апрель радиацион аварияләрне һәм катастрофаларны ликвидацияләүдә катнашучыларны искә алу көне буларак билгелэп үтелә. Әлеге уңайдан,27 апрель көнне “Яшьлек” милли-мәдәни үзәгендә очрашу үтте
2015 ел – «Әдәбият елы” уңаеннан һәм "Бөек Җиңүнең 70 еллыгын" каршылап район үзешчән оешма-предприятие коллективлары смотр концерты дәвам итә.
Кәзкәй мәдәният йортында Әдәбият елына карата "Шигъриятле авыл" исемле әдәби- музыкаль кичә үткәрелде. Кичәгә Кәзкәй, Тыңламас авылының шигърият яратучы тамашачысы килгән иде. Балалар, укучылар Бөек Җиңүнең 70 еллыгына карата һәм Г. Тукайның шигырьләрен яттан сөйләделәр. Авылның каләм тибрәтүче үзешчәннәре үзләренең язган шигырьләрен тамашачыга тәкъдим иттеләр. Кичәгә барлыгы 9 иҗат кешеләре чакырылган иде .Аларга истәлек бүләкләре тапшырылды. Кичә барышында шулай ук җырлар да яңгырады.
И туган тел,и матур тел
Әткәм-әнкәмнең теле!
25 апрель көнне Күҗәкә авыл китапханәсендә  Г.Тукай иҗатына багышланган  әдәби кичә үткәрелде.  Чарага китап күргәзмәсе һәм  Г.Тукай әсәрләренә нигезләнеп  ясалаган балалар рәсемнәреннән стенд эшләп куелган иде. Китапханәче шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән таныштырды. Шулай ук  авылдашыбыз Сәяф ага Хаҗиевның  Г.Тукай иҗатына  багышлап язылган шигырьләрен укыды. Укучылар Тукай шигырьләрен башкарды. Чара барышында презентация дә күрсәтелде, бәйге дә уздырылды. Укучылар "Әйтеп бетер",  "Сорау-җавап", "Игътибарлы бул!" дигән конкурсларда белемнәрен күрсәттеләр. Бу чара  һәр бала күңелендә матур тәэсирләр калдырды.
   24 апрель көнне Алабуга шәһәренең Казан федераль университетының филиалы Алабуга педагогия институтында "Каурый Каләм" студентлар һәм укучылар Бөтен рәсәй конкурсы узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International