Радиацион аварияләрне һәм катастрофаларны ликвидацияләү көненә багышланган чара

2015 елның 27 апреле, дүшәмбе
26 апрель радиацион аварияләрне һәм катастрофаларны ликвидацияләүдә катнашучыларны искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан, 27 апрель көнне “Яшьлек” милли-мәдәни үзәгендә очрашу үтте.  Әлеге очрашуга районда яшәүче 16 техноген катастрофаларны бетерудә катнашучылар һәм 3 тол хатыннары чакырылды.
 

Алар үзләрендә туган сорау-тәкъдимнәре белән Актаныш муниципаль районы Башкарма комитет җитәкчесенең  социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ландыш Шамсунова, социаль яклау булеге житәкчесе Ойгуль Мирзашәриповага, район хәрби комиссариатыннан чернобыльчеләр белән эшләүче белгечкә һәм үзәк хастаханә табибына мөрәжәгать итә алдылар.

 Очрашу “Игелек үзәге” хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән концерт белән дәвам итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International