Россия күләм «Готов к труду и обороне» (ГТО) физик культура һәм спорт комплексы кысаларында, мәктәпнең укытучылар коллективы, күмәк рәвештә, ГТО нормалары тапшырды. 60,100 метрга йөгерү, 500,700 граммлы спорт снарядлары ыргыту, пневматик винтовкадан ату, 2,3 км га йөгерүне үз эченә алган нормативны барлык укытучылар да үтәде.
12нче май көнне Актаныш 2нче санлы урта мәктәбендә районның барлык 9нчы класс укучылары “ Татар теле “ фәненнән бердәм республика тестированиясе үттеләр.
11 май көнне Татар Суыксуы урта гомуми белем бирү укытучылары һәм “Ромашка” балалар бакчасы хезмәткәрләре ГТО нормалары тапшырдылар. Пневматик винтовкадан ату , 500,700 граммлы спорт снарядлары ыргыту, 60,100 метрга , 2,3 км га йөгерүне үз эченә алган нормативны барлык укытучылар да үтәде.
11 май көнне Сәфәр мәктәбе укытучылары һәм балалар бакчасы хезмәткәрләре бик теләп ГТО нормалары тапшырдылар.