11 май көнне Татар Суыксуы урта гомуми белем бирү укытучылары һәм “Ромашка” балалар бакчасы хезмәткәрләре ГТО нормалары тапшырдылар. Пневматик винтовкадан ату , 500,700 граммлы спорт снарядлары ыргыту, 60,100 метрга , 2,3 км га йөгерүне үз эченә алган нормативны барлык укытучылар да үтәде.