Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбе яңалыклары

2015 елның 12 мае, сишәмбе
Бөтендөнья татар конгрессының Казан иҗтимагый оешмасы, Татнетны үстерү фонды, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе һәм Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының Белем.ру порталы кысаларында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Ул көннәрнең даны онытылмас" ("Этих дней не смолкнет слава") дип исемләнгән видеочыгышлар бәйгесе финалистлары билгеле булды. Финалистлар арасында безнең мәктәпнең VIII класс укучысы Хисамова Ралинаның "Хәтер йомгакларын сүткәндә" видеоязмасы да бар. Җитәкчеләре: Д.М.Шәвәлиев, А.Ф.Хисамова. Аларны әлеге уңышы белән котлыйбыз!!! Тулырак язманы әлеге сылтама аша кереп укый, ә видеоязманы youtube.com каналы аша карый аласыз. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International