Меңнәр мәктәбе яңалыклары

2015 елның 12 мае, сишәмбе
Меңнәр авылында Бөек Җиңүнең 70 еллыгы хөрмәтенә оештырылган һәйкәл ачу тантанасы мәктәп укучылары чыгышы белән башланып китте. Бу көнне җыелган авыл халкын, тыл ветераннарын һәм сугыш чоры балаларын котларга район Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Энгель улы Фаттахов,  "Чишмә" хуҗалыгы җитәкчесе Рафик Вагыйз улы Сахабетдинов, Аккүз җирле үзидарә рәисе Илфар Әнвәр улы Салихҗанов килгән иде. Тантана җәмәгать үзәгендә чәй табыны янында дәвам итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International