11 май көнне Киров балалар бакчасы, Киров урта мәктәбе, Олыимән башлангыч мәктәбе һәм Олыимән балалар бакчасы коллективы ГТО нормасы тапшырдылар. 500 граммлы граната ату, 10 метрдан ату, 60 метрга йөгерү, 2 километрга йөгерү буенча спорт ярышлары уздырылды. Укытучылар, тәрбиячеләр, техник хезмәткәрләр бик актив катнаштылар. Сәламәтлеккә битараф булмыйк!
11 май көнне Киров урта мәктәбе укучылары 3 укытучы җитәкчелегендә Киров-Алма-Ата-Олыймән-Бишкүмәч-Тәкмәк-Югары Яхшый-Табанлыкүл-Чуракай-Иске Байсар-Сәфәр маршруты буенча велопоходка бардылар. 13 кешедән торган велосипедчылар группасы юкка чыккан авылларны барлап, сугыш һәм тыл ветераннары белән очрашулар оештырдылар. Алар исән-имин генә 12 май көнне әйләнеп кайттылар.
12нче май көнне Актаныш 2нче санлы урта мәктәбендә районның барлык 9нчы класс укучылары “ Татар теле “ фәненнән бердәм республика тестированиясе үттеләр.
Россия күләм «Готов к труду и обороне» (ГТО) физик культура һәм спорт комплексы кысаларында, мәктәпнең укытучылар коллективы, күмәк рәвештә, ГТО нормалары тапшырды. 60,100 метрга йөгерү, 500,700 граммлы спорт снарядлары ыргыту, пневматик винтовкадан ату, 2,3 км га йөгерүне үз эченә алган нормативны барлык укытучылар да үтәде.