13 май көнне районыбыз җирлекләрендә “Бердәм Россия” партиясе эчендә алдан сайлап карау – праймеризлар башланып китте. Иң беренчеләрдән булып алдан тавыш бирүләрдә Актанышбаш һәм Уразай авыл җирлекләре катнашты.
Праймеризда Актаныш районы буенча билгеләнгән Татарстан Дәүләт Советы депутаты, “Халыклар дуслыгы” йорты директоры Ирек Шәрипов, Актаныш муниципаль районы җитәкчелеге вәкилләре – оештыру комитеты рәисе Айдар Хаев, муниципаль район башлыгы урынбасары Илфак Бариев, район Башкарма комитет җитәкчесе Илнар Фәттәхов, аның урынбасарлары, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов һәм башка җирле сәяси Совет әгъзалары катнаштылар.
Быел 13 сентябрьдә бердәм тавыш бирү көнендә республикада ТР Президентын һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлаулар була. Шул сайлауларга әзерлек кысаларында, районыбызның 26 авыл җирлегендә партия эчендә алдан сайлап карау – праймеризлар үткәреләчәк. Җирле дәрәҗәдәге 209 депутат сайланачак.
Тулаем республика буенча сайлауга килгәндә исә, сайлаулар республикабызның 38 шәһәр һәм 872 авыл җирлегендә, шулай ук 2 шәһәр округында – Казан белән Чаллыда үткәреләчәк.
Муниципаль берәмлекләрнең вәкилле органнарына бөтен республика буенча барлыгы 7 мең 700 кеше сайланачак.
Партия эчендә алдан тавыш бирү “Бердәм Россия” партиясе уставы белән билгеләнгән мәҗбүри эш формасы булып тора. Бу норма Партия Уставына 2009 елның ноябрендә кертелде.
Праймериз беренче тапкыр Татарстан региональ бүлегендә 2011 елда РФ Дүәләт Думасына сайлау кампаниясе вакытында кулланылды. 2014 елның апрелендә ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар алдыннан да праймериз үткәрелде.
Җирле үзидарәнең вәкилле органнарына сайлауларга кандидатларны алдан сайлап алу мондый масштабта, мондый күләмдә беренче тапкыр үткәрелә.
Алдан тавыш бирүнең асылы шуннан гыйбарәт, республиканың һәр муниципаль районында депутатлыкка кандидатлар, сайлаучылар (выборщиклар) – кандидатлар буенча тавыш бирү хокукына ия булган гражданнар белән очрашулар үткәрелә. Очрашуда исә икенче төрле итеп әйткәндә, “праймериз мәйданчыгында” выборщиклар үзләренә ошаган, депутат вәкаләтен җиренә җиткереп башкара ала дип санаган кандидатураларны хуплап тавыш бирәләр. Тавыш бирү йомгаклары буенча, алынган тавышлар саныннан чыгып, барлык кандидатларның рейтингы билгеләнә. Бу рейтинг исемлеге безнең җирлектә Партиядән кандидатлар күрсәтү өчен нигез булып тора.
Праймеризда иң күп тавыш алган “Бердәм Россия” партиясе әгъзалары июнь аеның икенче яртысында үтәчәк Актаныш җирле бүлекчәсенең конференциясендә җирлекләрдә авыл Советына депутатлыкка кандидат итеп күрсәтеләчәк.