ЯҢАЛЫКЛАР


14
май, 2015 ел
пәнҗешәмбе
  Яр Чаллы шәһәренең It-парк базасында 13 май көнне робототехника буенча Бөтен Россия Робототехника олимпиадасы 2015 республика ярышлары узды.
Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 7 дистә ел узды. Бер кеше гомере диярлек. Шатлыклы Җиңү авазы астында дөньяга килгәннәр дә бүгенге инде әби-бабайлар. Сугыш ачысын татыган ветераннарыбызның күбесенә әлеге көннәрне күрергә насыйп булмаса да, күпләр “Үлемсез полк” сафларында Җиңү Парадында катнашты. Алар, аларның батырлыгы мәңгелек!
 
“И, татар хатыннары! Иң мөкатдәс бурычыбыз – туган телебезне саклау!” - данлыклы Мөхлисә Бубыйның әлеге канатлы сүзләре татар хатын-кызларын Казанга җыячак. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы белән берлектә 15-17 май көннәрендә III Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумын үткәрә.
Бүген республикада язгы кыр эшләре барышы начар түгел, дип билгеләп үтте ул

Язгы бодай, арпа, борчак, кукуруз, шикәр чөгендере чәчү дәвам итә


Чалманарат мәктәбендә ГТО нормаларын тапшырдылар. Укытучыларның барысы да актив катнашты. Алар яшь буенча төрле категорияләрдә үзләренең мөмкинлекләрен сынадылар. 60, 100 м га йөгерүдә Салахова Наиләгә тиңнәр булмады,  ә ату ярышында Гыйлметдинов Марат, Варина Гөлназлар беренчелекне бирмәде. Укытучылар сәламәт яшәү рәвешен алып баралар.

Уку елы ахыры якынлаша. Бу көннәрдә укучылар белемнәрен сыныйлар. Мәктәп буенча төрле фәннәрдән еллык йомгаклау контроль эшләре бара.
"70 чакрым хәтер!" акциясе буенча Чалманарат мәктәбе укучылары Чалманарат-Гәрәй--Такталачык-Әҗмәт-Уразай, Чалманарат-Шәбез-Калмаш-Чалманарат авыллары маршруты белән ике көнлек походта булдылар. Бу авылларның истәлекле урыннарында  булдылар, авыл белән таныштылар.
Җиңүнең 70 еллыгын каршылау тантаналарында районыбызда Советлар Союзы Герое Гатаулла Минаевның (Николай Орлов) кызы Любовь Орлова катнашты.
Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм аларның гаилә әгъзаларына дәүләт һәм җирле үзидарә органнары вәкилләре тарафыннан бушлай юридик хезмәт күрсәтү оештырылды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International